Реклама
Котлаулар
Котлыйбыз!

Бу көннәрдә районыбызда яшәүче өлкән буын вәкилләре, тыл һәм хезмәт ветераннары Хәсәншина Миңлебану Хыялетдин кызы (Күбәк) – 95 яшьлек, Җәләева Рәзинә Нурулла кызы (Ташлыяр) – 90 яшьлек, Габидуллина Нәҗибә Нурулла кызы (Катмыш) – 85 яшьлек, Үтәбаев Йөзекәй Миннегол улы (Мөслим), Нурлыгаянова Фәнисә Гыйльметдин кызы (Әлмәт) – 80 яшьлек, Иманаева Флүрә Исламгәрәй кызы (Мари Бүләр), Топоров Виталий Владимирович (Ольгино), Исламов Гомәр Гыймадислам улы (Иске Карамалы) – 75 яшьлек, Әминева Рүзилә Фәрхетдин кызы (Тат. Бүләр), Хлюпин Михаил Михайлович (Яңа Усы), Хәмәев Әхкыям Мөхәмәтгали улы (Торыш) – 70 яшьлек, Дәүләтов Илгизәр Җәүдәт улы (Михайловка) – 65 яшьлек, Шәймиева Сания Равил кызы (Мөслим), Җиһаншина Диләрә Хәсәнша кызы (Сал. Мухан), Нәбиева Рәзинә Хәмит кызы (Елгабаш), Мирсәетова Рәзинә Фәнтимер кызы (Иске Карамалы), Ганиева Гөлирам Равил кызы (Тойгелде) 60 яшьлек юбилейларын билгеләп үтәләр.
Хөрмәтле юбилярлар! Сезне ихластан истәлекле гомер бәйрәмнәрегез белән тәбриклибез. Сезгә имин тормыш, ныклы сәламәтлек телибез. Якыннарыгызның күңел җылысын, ихтирамын тоеп, кадер-хөрмәттә озын гомер кичерергә язсын. Гаиләләрегездә һәрвакыт муллык һәм бәрәкәт булсын.
Альберт Хуҗин,
район Башкарма комитеты җитәкчесе.
Илгиз Низамов,
район ветераннар советы рәисе.
Нет комментариев