Реклама
Котлаулар
Хезмәтләрен хөрмәтләп

Күпьеллык намуслы хезмәтләре, республика авыл хуҗалыгы үсешенә керткән лаеклы өлешләре һәм юбилейлары уңаеннан агросәнәгать ветераннары – элеккеге “Мөслим” агрофирмасы эшчесе Галиева Нәзирә Әбүбәкер кызы, “Урожай” агрофирмасы эшчеләре Мадышин Мирзаян Мирзаян улы, Бәхтиева Луиза Гәрәй кызы, Муллагалиев Таһир Гали улы, “Метрәй” коллектив предприятиесе эшчеләре Әхмәтова Гөлфирә Тәлгать кызы, Шәмсетдинова Мияссәрә Әслах кызы, “Трудовик” совхозы терлекчесе Кәримов Тәлгать Рифкать улы, “Трудовик” совхозы бухгалтеры Гыйльфанова Фәнүзә Шакир кызы, “Трудовик” совхозы балта остасы Идиятуллин Таһир Зәкәрия улы, “Ык” агрофирмасы тимерчесе Боздунов Николай Иванович, “Урожай” агрофирмасы эретеп ябештерүчесе Хөснуллин Дамир Гатият улы, “Ык” агрофирмасы шоферы Арсланов Мирхафизан Миннерази улы, “Ык” агрофирмасы склад мөдире Насретдинов Фәрит Шиһап улы, “Михайловка” совхозы эшчесе Мөхетдинов Ренат Мәхүп улы, “Үзәк” совхозы эшчесе Кашапов Әзһәм Сәхби улы, Киров исемендәге колхоз эшчесе Абдреева Миңлеҗиһан Ишинбай кызы, “Туган як” агрофирмасы сыер савучысы Гыйльманова Гөлфинур Гайнелхәмәт кызы, “Алга” колхозы терлекчеләре Фәхрисламова Мөсәллимә Фәхрислам кызы, Сафина Сәгыйдә Миңнемөхәмәт кызы, К.Маркс исемендәге колхоз эшчесе Шәймөхәмәтова Галия Сәлимгәрәй кызы, “Урал” колхозы эшчесе Рафыйков Нәҗип Мирсалих улы ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.
Нет комментариев