Реклама
Котлаулар
Коллегабыз Лилия Шәймиеваның гомер бәйрәме

22 мартта язларның үзе кебек ярсу хисле, ягымлы журналистыбыз Лилия Шәймиеваның туган көне. Яз җиле кебек шаян-шук, җитезлеге белән шаккатыручы Лилиябез декрет ялында да безнең белән! Укучыларыбызны актуаль язмалары, телевизор караучыларны кызыклы сюжетлары белән сөендерә ул.
Лилия! Кадерлебез! Туган көнең белән сине! Сәламәтлек, хатын-кыз бәхете, гаилә иминлеге, күңел тынычлыгы телибез сиңа. Иҗат чишмәң саекмасын, каләмең үткерлеген югалтмасын! Йөзеңдә гел елмаю балкысын, сөеп-сөелеп яшәргә язсын!
Нет комментариев