Көннәр якты булсын өчен әни кирәк!

Эльвира Дәүләт

Эльвира Дәүләт
0 голосов

Җирдәге фәрештәм.
Кара толым төшкән иңнәреңә,
Күзләреңнән игелек бөркелә,
Ә кулларың йомшаклыгын тоям,
Сизелер-сизелмәс кагыла чәчемә.

Күңелемдә син мәңгегә яшь
Гел елмайчы  миңа төбәлеп,
Фәрештәмдер   җиргә төшкән,
Мин яшимен сиңа сыенып.

Сынып төшсә әгәр канатларым,
Сикәлтәләр басса юлымны,
Авырлыклар аша үтәр өчен 
Син сузасың миңа кулыңны.

Әни, бәгърем, иң кадерле кешем
Һәрчак яшь син минем күңелдә.
Авыр толым төшкән иңнәреңә,
Ә күзләрең моңсу күренә.

Сагышланма, зиһар, бәгырькәем,
Бала күңеле хактыр далада,
Җыйнаулашып менә кайттык әле,
Син сагынып көткән арада.

Иңнәреңдә бүген ап-ак яулык,
Көмешләнгән икән чәчләрең,
Ә күзләрең серле, кара төндәй,
Яшьлек чаткылары чәчәләр.
                     Эльвира Дәүләт

Нет комментариев