Мөслимдә спорт аерым урын алып тора
Бу бүлектә Мөслимнең хоккей, футбол,волейбол командалары һәм аларның үсешләре күрсәтелгән. Шулай ук Мөслимнең спорт тарихы, Мөслимнең спортчыларының казанышлары, Мөслимнең спорт командалары һәм секцияләре белән таныша аласыз
-
Мөслим районындагы спорт секцияләр
Тасвирлама: Мөслим районындагы «Яшьлек» спорт комплексы, «Тамчы» йөзү бассейны һәм «Чаңгы үзәге»нә төрле яшьтәге, физкультура һәм спорт белән шөгыльләнә алсын өчен барлык шартлар һәм мөмкинлекләр тудырылган. Шулай ук спорт командалары белән таныша аласыз. Биредә адреслар һәм телефон номерлары да күрсәтелгән
-
Мөслим районының спорт командалары
Тасвирлама: Мөслим районының «Юность», «Ильтранс», «Мирас» спорт командалары район, республика һәм Бөтенроссия ярышларында катнашып кубок, медальләргә елда баеп тора. Бу бүлектә аларның бөтен спорт юлы тасвирлана. Шулай ук бу бүлектә безнең спортчылар белән таныша аласыз
Учреждение эшчәнлегенең максаты булып халыкның төрле төркемнәре арасында физик культураны һәм массакүләм спортны үстерү Татарстан Республикасы һәм Россия Федерациясе җыелма командалары составына керергә сәләтле югары класслы спортчыларны әзерләүдә тора
«Юность» хоккей командасы
2020 елны Әлмәт шәһәрендә ТР көньяк-көнчыгышының яшүсмерләр клублары арасында «Татнефть» Кубогына календарь уеннары узды. Мөслим районының «Юность» командасы «Кристал» – Актүбә, «Сокол» – Лениногорск командалары белән очрашты. Киеренке уенда Мөслим командасы «Кристал» командасын 4-2, «Сокол» командасын 10-1 исәбе белән отты.
2023 елны Сарман районы Сарман авылында ТР көньяк-көнчыгыш яшүсмерләр клублары арасында алкалы хоккей буенча «Татнефть» акционерлык җәмгыяте Кубогына ярышлар узды. Бозда «Юность» (Мөслим), «Старт» (Сарман), «Олимп» (Сарман) командалары очрашты. Ярыш нәтиҗәләре буенча районыбызның «Юность» командасы сарманлыларны җиңеп, призлы урын яулады. Алар елдан ел үзләренең казанышларын һәм уңышларын арттыралар.
«ИЛТРАНС» волейбол командасы
Беренче җиңү 2021 елда Минзәләдә яшүсмерләр арасында узган Татарстан Республикасы беренчелегендә була. Нәтиҗәдә «Илтранс»ны ярышларның суперфиналына Казанга чакыралар.
2024 елның башында Мөслимнең «ИЛТРАНС» волейбол командасы Яр Чаллы шәһәрендә узган II лига ир-ат командалары арасында волейбол буенча Яр Чаллы шәһәр Советының ФСО «Динамо» кубогына муниципальара чемпионатында катнашты. Ул 2023 елның октябрендә башланган иде.
Чемпионатта Яр Чаллы, Алабуга, Түбән Кама, Менделеевск, Минзәлә, Җәлил, Сарман, Мөслим, Тукай һәм Менделеевск районнарыннан барлыгы 30 команда катнашты. Финал очрашулары нәтиҗәләре буенча чемпионат җиңүчеләре һәм призерлары билгеләнде. Җиңүче булып Мөслимнең «ИЛТРАНС» командасы чыкты. Алар кубок белән бүләкләнде.
«Илтранс» егетләр командасы «Авыл яшьләре», «Сәламәтлек», «ТНВ» телеканалы кубогына республикакүләм ярышларда җиңүләр яулый.
«Мирас» футбол командасы
«Мирас»лылар Футбол буенча НФЛ «Җиңү Кубогы»нда яшүсмерләр арасында Бөтенроссия балалар турнирында катнашты һәм 54 команда арасыннан 2 урынга чыкты. Тренерлары Хафизов Илфат. Аларның бу җиңүгә кадәр булган уңышлары бик күп һәм елдан ел өстәлеп кенә бара. Быел 2024 елда «Август-групп» җәмгыяте Мөслимнең «Мирас» футбол командасына махсус спорт костюмнары бүләк итте.
Спорт комплекс тренерлары: Бариев Л. Х.(кул көрәше), Софеев И. Ф.(хоккей), Ханов И. Р. (бадминтон), Давлетшин А.А., Хабибуллин Ф., Латипов А. З.(йөзү), Мадъярова И.Р., Кашапов И.Р. (волейбол), Кашбиев Р.И.(футбол), Фаттахов Р.К., Садртдинов Л.Р.(көрәш), Хафизов Ш.М. (чаңгы). 2023-2024 уку-тренировка елында укучылар саны 613 кеше тәшкил итә. Шөгыльләнүчеләр арасында республиканың финал ярышлары призерлары да бар, бадминтон буенча Россия беренчелеге, билбау көрәше буенча Россия беренчелеге, Яшьлек спорт комплексына йөрүче балалар республиканың төрле югары уку йортларына, шулай ук физкультура һәм спорт белгечләре әзерләүче уку йортларына укырга керә ала.