Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Мөслим районы турында

Мөслим районы турында

Мөслим районы 1930 елда оешкан, Татарстан Республикасының көнчыгыш өлешендә, Казаннан 319 км көньяк-көнчыгышка таба урнашкан. Ык елгасында (Кама кушылдыгы) урнашкан. Район Минзәлә, Сарман, Азнакай, Актаныш районнары, шулай ук Башкортостан Республикасының Бакалы районы белән чиктәш. Әлеге бүлектә Мөслимнең тарихы, мәдәнияте, сәнәгать дөньясы һәм авыл хуҗалыгы турында мәгълүмат тупланган

Климат уртача-континенталь. Район территориясе урман-дала зонасы чигендә урнашкан. Хәзерге вакытта урман үсемлекләре, яфраклы урманнар, нарат урманнары һәм куаклар-22300 гектар. (17%) район мәйданы, ә болын-дала үсемлекләре район мәйданының 9,3 %ын били.

Районның административ үзәге–Мөслим авылы. Районның гомуми мәйданы 146431 га тәшкил итә, шул исәптән авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләр мәйданы–100819 га, районда 71 торак пункт урнашкан, шул исәптән район үзәге–Мөслим авылы. Районда 19 авыл җирлеге эшчәнлек алып бара, шуларның алтысында башкарма комитетлар эшли. Ел башыннан халык саны–20421 кеше. Мөслим район үзәгендә–7663 кеше. 

Мәдәният

 

1995 нче елда районда беренче ветераннар клубы оеша. Район ветераннар Советы рәисе, Бөек Ватан сугышы ветераны Мөҗәһит Мигранов аны оештыруда башлап йөри. Аннан соң бу эш сугыш һәм хезмәт ветераны Әхсән Шәрипов ка күчә. Район ветераннар Советы рәисе булып Әсвәт Харисов эшли башлагач, бу коллектив ветераннар клубына әверелә. 2005 нче елда аңа «Сүнмәс дәрт» исеме бирелә. 2014 нче елдан район ветераннар Советы белән Илгиз Хафиз улы Низамов җитәкчелек итә. «Сүнмәс дәрт» ветераннар клубы, республика күләмендә үткәрелә торган «Балкыш» фестиалендә катнаша, әледән-әле авылларга концертлар белән йөри, төрле конкурслардан да читтә калмый һәм матур гына нәтиҗәләргә ирешә.

«Сүнмәс дәрт» ветераннар клубы, «Мөслим тугайлары» фольклер ансамбле, «Ык буйлары» җыр һәм бию ансамбле-Мөслимнең,Татарстанның һәм Россиянең горурлыгы. 

Сәнәгать

Сәнәгать районда тотрыклы үсеш алган һәм күп тармакларда: товарлар җитештерүдә, эшләр һәм хезмәтләр күрсәтүдә, продукция эшкәртүдә, төзелештә бар. Район предприятиеләренең эшчәнлеге район икътисадының тотрыклы торышын саклауга, халыкның югары тормыш дәрәҗәсен булдыруга, районның үз-үзен тәэмин итүгә юнәлдерелгән. Районның төп эшкәртү предприятиеләре булып «Агромастер» ПК ҖЧҖ, «Август-Мөслим «ХПП» ҖЧҖ,  , «Фаиза» АХССПК, «Мөслим МСО» ЯАҖ, «Мөслим инженерлык челтәрләре» АҖ, «Тимерче» ҖЧҖ, «Чайка ФХ» ҖЧҖ Хамадишин И.Ш. предприятиеләре тора.

Авыл хуҗалыгы 

Агросәнәгать комплексы район икътисадының әйдәп баручы тармакларының берсе булып тора. Бүгенге көндә районда 3 эре агрофирма эшли. Аларның инвесторлары–«Чаллы икмәге» АҖ, «Август» АҖ һәм «Агросила» АҖ. Алар 55 700 га җир эшкәртә, бу районның сөрү җирләренең 75% тәшкил итә. Район буенча сөт җитештерү–38,2 тонна, үсеш–198%. Ит җитештерүгә килгәндә, барлыгы 126% үсеш белән 6627 тонна продукция алынган, шулардан 775 тонна эре мөгезле терлек ите, 5844 тонна кош ите. Терлекчелек продукциясен үстерүгә 2400 баш савым сыерына исәпләнгән сөтчелек комплексы төзелеше зур өлеш кертте. Бүгенге көндә ул тулы куәтенә эшли, бер сыерга уртача 30 литрдан артык сөт туры килә. Янәшәдә 1200 баш савым сыерына исәпләнгән икенче чират төзелә. Аны тулыландыру өчен фермага 2021 елда Германиядән 858 голштино-фриз токымлы баш китергәннәр.