Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+

Мөслим районы мәгарифе

Мөслим районында баланы кайсы мәктәпкә укырга бирергә? Мөслимдә нинди профильле мәктәпләр бар? Нинди түгәрәккә яздырырга? Барсы турында безнең белешмәлектән белә аласыз

 

 

Мөслимдә 3 мәктәп, Түбән Табын авылында сәламәтлек мөмкинлекләре чикле балалар өчен интернат-мәктәп урнашкан.

Алар хәрберсе төрле профильләр буенча аерылган. ТР Мөслим муниципаль районының Мөслим лицее укытуның химик-биологик, физик-техник, социаль-икътисадый профильләре булган инновацион мәктәп булып тора. 

Гимназиядә социаль-икътисадый, физика-математика, химия-биология, физика-химия юнәлешләре буенча профильле укыту алып барыла. Белем-тәрбия алу өчен заманча җиһазландырылган, ремонтланган, педогогик кадрлар белән тәэмин ителгән мәктәпләрдә барлык шартлар да тудырылган.

Балаларның һәр көне нәтиҗәле, дәрестән тыш чаралар мавыктыргыч үтсен өчен мәктәп администрациясе ата-аналар белән берлектә бик күп көч куя. 2024 елны тәмамлап химия, биология фәненнән бердәм дәүләт имтиханын 100 баллга тапшырган Мөслим гимназиясе укучылары Илина Бариева, Шамиль Баянов, Лиана Исмагилова булды.