Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы

Мөслим үзәк район хастаханәсе

Мөслим үзәк район хастаханәсе
  • Тасвирлама:

    Безнең район халкының сәламәтлеген Мөслим районының дәвалау-профилактика учреждениеләре челтәре тәэмин итә

  • Эш вакыты:

    дүш-җом 08:00 – 16:12, шим 08:00 – 12:00 як-ял көне

  • Төшке аш тәнәфесе:

    12:00 – 13:00

  • Телефон:
    • 8 (85556) 2-44-40
  • Сайт:

    https://zdrav.tatar.ru/crbmuslum/about

  • Адресы:

    Мөслим авылы, Гагарин ур., 9/21 йорт

Сәламәтлек–милләтнең иҗтимагый иминлегенең, аның икътисадый һәм социаль яктан чәчәк атуының нигезе. Илнең иминлеге халыкның сәламәтлеге белән тыгыз бәйләнгән, ә безнең район халкының сәламәтлеген Мөслим районының дәвалау-профилактика учреждениеләре челтәре тәэмин итә, ул үзәк район хастаханәсеннән, 1 табиб амбулаториясеннән һәм 39 ФАПтан тора, анда 271 хезмәткәр эшли, шуларның 44е табиблар, 1 провизор, 159 урта медицина персоналы, 68 башка хезмәткәр. Районның Мөслим бистәсе 7 терапия һәм 5 педиатрия табиблык участогына бүленгән. Бу участокларга авыл торак пунктлары беркетелгән. 1984 елдан башлап районда авыл халкына амбулатор-сырхауханә ярдәмен якынайту максатларында эшнең күчмә формасы киң кулланыла. Сәфәрләр атнага 1-2 тапкыр график буенча башкарыла. Күчмә бригада составына участок табиб-терапевты, участок табиб-педиатры, окулист, хирург, стоматолог, шәфкать туташлары бригадасы, лаборант керә. Участок хастаханәләренә һәм ФАПларга чыкканда һәр белгеч 20дән 50гә кадәр авыруны карый. АПУ каршындагы 10 урынлык көндезге стационар, 20 урынлык көндезге стационар, ашыгыч медицина ярдәме бүлеге, Иске Карамалы табиб амбулаториясе, 37 ФАП.