Тәмлетамак: геркулестан котлет һәм сырдан закуска

13.01.2018 08:07 | Яңалыклар Печать

Тәмлетамак: геркулестан котлет һәм сырдан закуска

Яңа ел табынын мул итеп әзерлибез дә, аннан, әрәм булмасын дип, шул ризыкларны ашарга туры килә. Бәйрәм ялларын да күпчелек ашап һәм йоклап уздыра. Бәйрәмнән соң ашказанын ял иттереп алыгыз әле. Геркулестан котлет пешерергә тәкъдим итәбез.

Геркулесны балалар гына түгел, өлкәннәр дә өнәп бетерми. Ә менә аннан әзерләнгән котлетлар бөтенесенең күңеленә хуш килә. Тәмле, туклыклы һәм бик файдалы да!

Әлеге ризыкны әзерләү өчен 200 грамм геркулес, суган, 2 йомырка, “Магги” яки башка бульон кубигы кирәк булачак. Мин, гадәттә, 5-6 аш кашыгы геркулеска 1 данә йомырка сытам, суган турап салам. Әйбәтләп болгаткач, әлеге массаны, табага кашык белән котлет формасында салып, ике ягын да кыздырып алабыз. Шул арада кәстрүлдә ярты литр су кайнатабыз һәм әлеге суга ярты кубик “Магги”ны салып болгатабыз. Тозлырак яратсагыз, күбрәк тә салырга мөмкин. Кыздырылган котлетлар өстенә әлеге шулпаны салып, тирән табада 5-7 минут пешерәбез. Котлетлар әзер.

Тагын бер җиңелчә ризык. Иң мөһиме – мәшәкатьсез! Кибетләрдә хәзер әзер ләвәшләр сатыла. Кайберәүләр кыстыбыйны да шуннан ясый. Ләвәш белән сырдан кайнар закуска әзерләргә тәкъдим итәм. Юка ләвәшне 15-20 сантиметр киңлегендә кисәбез. Шуңа телемләп киселгән сырны тезәбез һәм төрәбез (икегә яки өчкә бөклибез). Лаваш ачылып китмәслек булсын. Сырлы ләвәш төргәкләрен алдан тугланган йомыркага манчыйбыз һәм майлы табада ике ягын да кыздырып алабыз. Әлеге ризык суынгач та тәмле.


Будь в курсе последних событий! Читай tatmedia.ru


Добавить комментарий


Защитный код
Обновить