Россиядә сәламәт яшәү рәвеше буенча виртуаль ярдәмче барлыкка киләчәк

11.01.2018 19:41 | Яңалыклар Печать

Россиядә сәламәт яшәү рәвеше буенча виртуаль ярдәмче барлыкка киләчәк

Кан доноры һәм сәламәт яшәү рәвеше турындагы чат-бот Telegram һәм Facebook мессенджеры өчен дә эшләнәчәк.


( «Татар-информ»). Быел РФ Иҗтимагый палата һәм Илкүләм сәламәтлекне саклауны үстерү фонды каршында Кан доноры буенча Координацион үзәк кан доноры һәм аның компонентлары, сәламәт яшәү рәвеше буенча чат-бот эшләтеп җибәрәчәк. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.

"Чат-бот — социаль челттәрләрдә виртуаль робот-әңгәмәдәш, кулланучыларның кан доноры булырга, донациягә ничек дөрес әзерләнергә, даими донорлыкның файдасы, нинди гадәтләр сәламәт яшәү рәвеше алып барырга ярдәм итә кебек сорауларына җавап бирәчәк. Кан доноры һәм сәламәт яшәү рәвеше турындагы чат-бот Telegram һәм Facebook мессенджеры өчен дә эшләнәчәк”, - диелгән хәбәрдә.

 


Будь в курсе последних событий! Читай tatmedia.ru


Еще в этой категории: « Мөселманнар спартакиадасында мөслимлеләргә тиң булмады Укучылар үзләрен дәүләт имтиханнарында сынап карады »

Добавить комментарий


Защитный код
Обновить