Мөслимдә яшәүче бизәкле тәрәзә йөзлекләре ясый

11.01.2018 12:59 | Яңалыклар Печать

Мөслимдә яшәүче бизәкле тәрәзә йөзлекләре ясый

Аларның йорты әллә кайдан күзгә ташлана. Матур итеп бизәлгән, челтәр-челтәр итеп эшләнгән капка-койма, чәчәкләргә уралган тәрәзәләр. Һәр бизәгенә күңел җылысы салынган. Мөслимдә гомер итүче Ильяс Зиннуров, үзенчәлекле итеп, калайдан бизәкле тәрәзә йөзлекләре ясый. 

– Элеккеге тәрәзә йөзлекләре, капка-коймалар хәзергеләреннән шактый аерылса да, алардагы милли орнаментлар шул ук. Яшь вакытта күп әйберне уйламыйча эшлисең. Олыгайган саен үзеңнән эз калдырасы килү теләге арта. Хәзерге көндә картаерга вакыт та, теләк тә юк әле. Эшләргә дә эшләргә. Тормыш үзе шундый кызык әйбер ул. Бер идея туып чынга ашуга, икенчесен кайгырта башлыйсың, – ди Ильяс абый.

Мөслимдә төрле җитәкче урыннарда эшләгәннән соң, ТР Авыл хуҗалыгы министрлыгында базарны үстерү буенча унике ел дәвамында намуслы хезмәт куйган ул. Лаеклы ялга чыккач, кабаттан Мөслимгә әйләнеп кайтып, баш-аягы белән кул эшенә чума. Полевая урамыннан узган һәркем аларның йортына сокланып карый. туксанынчы елларда салынган әлеге йортны Ильяс абый үз куллары белән тышлаган, 2013 елда бизәкләрен яңарткан. Яңгыр-су тиярдәй өлешен – калай белән, калган урыннарын такта белән бизәгән.

– Агачтан ясалган бизәкләр купшырак та, зуррак та, матуррак та чыга. Үзебезнең йортны матурлап бетергәч, башка кешеләр дә кызыксына башлады. “Безнең дә капканы шулай челтәрләп ясыйк әле, тәрәзәләребез елмайсын әле безнең дә”, дип мөрәҗәгать итә башладылар. Киң колач белән үк булмаса да, әлеге эш белән бик теләп шөгыльләнә башладым”, – ди Ильяс абый.

Әлеге кул эшенә аны беркемне дә өйрәтмәгән, махсус курслар да узмаган райондашыбыз. Ничектер барысы да үзеннән үзе килеп чыккан. Иң элек эретеп ябыштыру аппаратын сатып ала. Үзлегеннән аның белән эшләргә өйрәнә. Аннары үзенә кирәкле станоклар ясый. “Листорез белән листогиб” дип йөртелгәнендә Ильяс абый сызым буенча үзенә кирәкле үлчәмдәге калайны кисеп бөкли, аннары әлеге калай бизәкле фигураларны штамплап ясый торган станокка күчә. Бизәкләрне тишә торган станокны да, калай кисә торганын да тырышып үзе ясаган оста. Мондый җайланмалар белән эшләүчеләр сирәк. Чөнки әлеге хезмәт төгәллек, үткерлек таләп итә. Ильяс абый тәрәзә йөзлекләрен бер формада, бер штамповка белән генә ясый дип уйласагыз, ялгышасыз. Йортның төзелеше, түбәсе, аның төсенә карап башта ул ясаласы йөзлекнең төсен, формасын билгели. Биредә өйнең зурлыгы, биеклеге дә мөһим роль уйный.

– Дизайн таләпләрен төгәл үтәгәндә генә эшнең нәтиҗәсе була. Һәрбер йортка индивидуаль якын килеп эшләү сорала, – ди И. Зиннуров.

Ильяс абый бөтен эшен үзенең остаханәсендә башкара. Биредә һәр нәрсә үзенә уңайлы итеп урнаштырылган: станоклары да, киселгән калайларны беркетеп кую өчен элмәкләр дә, эш өчен кирәкле башка җиһазлар да. Ишегалдындагы гараж ишеген бизәгән пар күгәрченнәр дә, түбәсендә кукыраеп утырган калай әтәч тә райондашыбызның оста куллы кеше булуына, матурлыкка гашыйк икәненә ишарәли. Боларын инде станок түгел, гади куллар ясаган.

Ильясымның алтын куллы булуы кечкенәдән үк күренде. Алтынчы класста гына укыганда агачтан сарай ясап бирде. Хуҗалыктагы кирәкле барлык әйберне шунда сакладым. И сөендем инде! Сарай кадәр сарай ясап куйсын әле улым! Кечкенәдән пөхтә, төгәл булды. Ул кадәр бизәк белән тәрәзә йөзлекләрен ясарлык сабырлык минем үземдә дә юк, – ди әнисе Нурдидә апа.

Ильяс абый йөзлекләрне профнастил ясый торган шома һәм төсле калайдан эшли. Калайның агачка карый өстенлекләре шактый – эчерми һәм буйыйсы юк, үзең теләгән бизәкне ясарга була. Ильяс Афзалович остаханәсендә тәүлек дәвамында эшләргә дә әзер. “Яраткан эш арытмый”, – ди ул.

– Әти янына кайчан барма, калай кисү, бизәк төшерү белән мәшгуль. Бизәкләрне дә яңартып торырга тырыша. Бу көннәрдә бөтен игътибарын матрица ясауга бирде. Әтиемә бу эшендә тимерче дә, рәссам да булырга туры килә. Мөслимдәге шактый йортларның тәрәзәләрен әтием ясаган йөзлекләр бизи, – ди кызы Гөлшат.
Ильяс абыйның күңел җылысын салып, төрле бизәкләр кулланып ясаган тәрәзә йөзлекләре чын сәнгать әсәренә тиң! Кулларыгыздан куаныгыз!

Авыл өйләреннән ниндидер нур, җылылык бөркелә. Йортын кирпечтән җиткерсә дә, тәрәзә йөзлекләрен челтәрләп ясаталар. Халыкның матди хәле күтәрелгән саен зәвыгы да үсә диюләре хактыр, мөгаен. Бер-берсеннән күреп, капкаларын да, өй кыекларын да әллә нинди матур бизәкләр белән эшләтәләр бүген.

Лилия Шәймиева.

Автор фотолары.


Будь в курсе последних событий! Читай tatmedia.ru


Добавить комментарий


Защитный код
Обновить