Мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен күп эшләнә. Тик алар гына җитәме соң ?

06.12.2017 08:30 | Яңалыклар Печать

Мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен күп эшләнә. Тик алар гына җитәме соң ?

Соңгы вакытта дәүләт тарафыннан мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә лаеклы тормыш шартлары булдыру өчен күп эшләнә. Әмма алар гына җитәме соң? Бу хакта белгечләр һәм гади гражданнар нинди фикердә?

Нурсибә Миңгалимова,

республика матди ярдәм күрсәтү үзәге бүлекчәсе мөдире:

– Мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә дәүләт пенсия түли, төрле ташламалар бирә, түләүләрнең бер өлешен субсидия буларак кайтара. Мәсәлән, районда яшәүче дүрт авыру кешегә атнага өч тапкыр Яр Чаллы шәһәренә гемодиализга барырга кирәк. Район аларга машина бирде, юл чыгымнарын авырулар үзләре күтәрә, соңыннан бу акчалар социаль яклау бүлеге аша кайтарыла. 2016 елдан башлап, инвалидлыкны озайтканда безгә килергә кирәк түгел. Инвалидлык туктатылмаган очракта процесс автомат рәвештә башкарыла. Гаризаларны дәүләт хезмәтләре порталы аша да бирү мөмкинлеге бар. Бу шулай ук уңайлы. Инвалидларны тернәкләндерүнең техник чараларын һәм памперслар алуда проблемалар да бар әле.

Индира Исмәгыйлева,

социаль яклау бүлеге консультанты:

– Тернәкләндерү үзәкләренә бару өчен бирелүче юлламалар санының кимүе – инвалидларның канәгатьсезлеген тудыручы төп мәсьәлә. Элек андый үзәкләрдә бер елга ике тапкыр дәвалану кирәк булса, хәзер ике елга бер тапкыр гына мөмкин. Чират булмаса (ә ул бар) – 1 ел да 2 айга – бер тапкыр.

Гөлчәчәк Бухарина, Мөслим:

– Мин инвалидларны финанс ягыннан тәэмин итү җитәрлек түгел, дип саныйм. Коммуналь хезмәтләрне субсидияләүне дә кабаттан карарга кирәк. Чөнки субсидия рәвешендә инвалид өлешенең 50 проценты гына кайтарыла бит, ә бу – бик бәләкәй сумма. Аңлыйм, дәүләтнең андый средстволары юк. Юрист буларак эш бирүчеләрнең производстводагы травмаларга һәм инвалидлыкка китерүче хәлләр өчен җаваплылыгын арттыру кирәк, дип саныйм.   

Сагезтдин Садриев, Сал. Мухан:

– Дәүләтнең әлеге юнәлештәге эшчәнлеген “дүртле”гә бәяләр идем. Ай саен 700-800 сумлык дарулар алам, бушлай бирелүче дарулар исемлегендә миңа кирәклеләре юк. Санаторийларга бару да катлаулы, чөнки чират зур.

Марат Фәрдиев, Мөслим:

– Мин ташламалардан канәгать. Социаль пакеттан файдаланам, дарулар алам, санаторийда яисә тернәкләндерү үзәгендә дәвалану мөмкинлегем бар.

Быел ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы үз эшен ачарга теләгән 70 инвалидка ярдәм күрсәтте. Бу хакта пресс-конференциядә ведомство башлыгы Эльмира Зарипова сөйләде. Бизнес ачуда ярдәм алу өчен, бизнес-проектыңны муниципалитетка тапшырырга кирәк. Эшнең җирлек икътисадына ярдәм китерерлек булуы шарт. Кеше үз иленә файда китерсен, иждивенец кына булмасын өчен, эш урыннары булдыру, хезмәткә, иҗатка мәхәббәт тәрбияләү мөһим.

Сораштыруны Гөлнара Хатбуллина үткәрде


Будь в курсе последних событий! Читай tatmedia.ru


Добавить комментарий


Защитный код
Обновить