Мөслим юбилярларын тәбрикли

14.08.2017 08:28 | Котлыйбыз Печать

Мөслим юбилярларын тәбрикли

       Бу көннәрдә районыбызда яшәүче өлкән буын вәкилләре, тыл һәм хезмәт ветераннары Мөҗипов Тәлгать Мөҗип улы (Мәлләтамак) – 90 яшьлек, Абдуллин Гатиятулла Абдулла улы (Краснояр) – 85 яшьлек, Сәхәбиева Мөфәккирә Газетдин кызы (Метрәй), Сәрвәров Зәкиҗан Минтимер улы (Ташъелга) – 80 яшьлек, Газизуллина Сәгыйдә Камай кызы (Мәлләтамак), Миңнебаева Гөлҗиһан Исәнбай кызы (Бикмәч), Бәдретдинова Ания Фәррах кызы (Торыш), Дәүләтшин Рифкать Фәрхетдин улы (Мөслим) – 75 яшьлек, Сөнгатуллин Әскать Зәки улы (Мәлләтамак), Хафизов Дамир Мөҗип улы (Мөслим) – 70 яшьлек, Хафизова Дилбәр Мөҗип кызы (Мөслим), Вәлиева Рауза Абдулла кызы (Югары Табын), Закирова Рәсимә Әхәт кызы (Иске Карамалы), Мөхәммәтова Флүсә Миргазиян кызы (Бүләк) – 65 яшьлек, Заһидуллина Нурия Рәхмәтулла кызы (Мөслим), Якупова Әлфинур Фазлыйәхмәт кызы (Баланлы), Суфиянова Зәбидә Фатыйх кызы (Катмыш), Захарова Гөлзәйрә Мөхәмәт кызы (Рус Шуган) 60 яшьлек юбилейларын билгеләп үтәләр.

       Хөрмәтле юбилярлар! Сезне ихластан истәлекле гомер бәйрәмнәрегез белән котлыйбыз, имин тормыш, ныклы сәламәтлек телибез. Якыннарыгызның ихтирамын тоеп, бәрәкәтле мул тормышта, хәерле озын гомер итәргә язсын. Һәр туар таң чиксез шатлыклар, күңел тынычлыгы, гаилә иминлеге китерсен. Көннәрегез тыныч, якты булсын.

Рамил Муллин,

муниципаль район башлыгы,

район Советы рәисе.

Илгиз Низамов, район ветераннар советы рәисе.


Будь в курсе последних событий! Читай tatmedia.ru


Еще в этой категории: « Юбилеегыз котлы булсын!

Добавить комментарий


Защитный код
Обновить