Мөслимдә - республика семинары: "Фәннән башка уңышны көйләп булмый"

13.04.2018 08:07 | Төп яңалыклар Печать

Мөслимдә - республика семинары: "Фәннән башка уңышны көйләп булмый"

       Бу көннәрдә республика районнарында “Язгы кыр эшләрен үткәрдә алдынгы технологияләр куллану” дигән темага багышланган зона семинар-киңәшмәләре бара. Аның чираттагысы кичә Мөслимдә үтте. Семинар-киңәшмә эшендә ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Илдус Габдрахманов, министрлык белгечләре, “Россия авыл хуҗалыгы үзәге”, “Татарстанның элиталы орлыклары”, “Агрохимсервис-Казан”, “Биопрепаратлар” һәм “Сервис Агро” фәнни-җитештерү үзәге, башка предприятиеләр вәкилләре катнашты.

       Киңәшмәгә республиканың көнчыгыш зонасыннан унбиш районның авыл хуҗалыгы формированиеләре җитәкчеләре һәм белгечләре чакырылган иде. Мөслим муниципаль район башлыгы урынбасары Азат Әхмәтҗанов, чараны ачып, кунакларны районда язгы кыр эшләренә әзерлекнең торышы белән таныштырды.

       Ничек кенә булмасын ел елга ошамый. Авыл хуҗалыгы тармагы өчен дә стандарт ел юк. Быел да календарь яз шактый соңга калып килә. Бу игенчеләрдән агрочаларны мөмкин кадәр кыска срокта үткәрүне таләп итәчәк. Өстәвенә узган ел икмәк бәяләренең түбән булуы, соңгы айларда сөткә хакның кискен төшүе аграрийларны катлаулы икътисадый хәлдә калдырды. Хәтта аграрийлар арасында ситуациядә чыгу өчен чәчүлек мәйданнарны киметү юлы белән чыгарга теләүчеләр дә бар икән.

       – Чәчүлек мәйданнарын киметү – ялгыш юл. Үзең утырган ботакка үзең балта белән чабуга тиң бу. Без моңа барырга тиеш түгел. Республика хөкүмәте авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләрен ярдәменнән ташламады. Көзге чәчү өчен минераль ашламаларга гына да республика буджетыннан районнарга барлыгы 1 млрд сум күләмендә финанс ярдәме күрсәтелгән иде. Моннан тыш агымдагы елның гыйнвар-февраль айларында хуҗалыклар Федераль һәм республика бюджетыннан шактый ярдәм алды. Шушы атна ахырына сөрүлек җирләрнең һәр гектарына уртача 600 сум исәбеннән өстәмә ярдәм киләчәк, – диде ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Илдус Габдрахманов.

       Әлеге ярдәм республика буенча 1 млрд 800 млн сум тәшкил итә. Мөһим кампания алдыннан зона киңәшмәләре үткәреп, катлаулы икътисадый шартларда игенчелектә аз чыгымнар кулланып, тармакның экономик нәтиҗәлелеген арттыру юлларын күрсәтү дә ярдәмнең бер төре дип карарга кирәктер. Сер түгел, һәр тармактагы кебек игенчелектә дә традицион технологияләрдән китә алмаучылар, искелеккә ябышып ятып, үз казаннарында гына кайнаучылар шактый. Ә заман башканы таләп итә. Җирнең уңдырышлылыгын арттырыйм дисәң дә, игеннәрне авырулардан һәм корткычлардан саклыйм дисәң дә, фәнгә мөрәҗәгать итәргә, яңа технологияләргә йөз белән борылырга, белгечләр сүзен тыңларга кирәк. Бу семинарда да бик күп яңалык алды алар. Чәчүлек материалның фитопатологик торышын яхшыртуга, орлыкларның тишелешен арттыруга тәэсир итүче чаралар, микроашламалар куллану бәрабәренә рентабельлелекне арттыру юллары турында мәгълүматлар бирелде. Орлык өчен рапс, кукуруз, көнбагыш үстерүдә кулланылучы прогрессив алымнар, игенчелектә биологияләштерү мәсьәләләре дә уртага салып сөйләшенде. Шунысын игътибарга лаек: чыгыш ясаучылар барлык яңалыкларны да игенчелектә алдынгы алымнарны актив кулланучы хуҗалыкларның эш тәҗрибәсендә күрсәтте. Башкаларны да үзләре белән хезмәттәшлек итәргә чакырды.

       – Мондый семинарлар бик кирәк. Агрономнар да, җитәкчеләр дә күп нәрсә алып китәбез. Бүген фәннән башка уңышны көйләп булмаганын аңларга кирәк, – “Исламов” крестьян-фермер хуҗалыгы җитәкчесе Илгиз Исламов.

       Әлфинур Ногманова.

       Автор фотосы.

 


Будь в курсе последних событий! Читай tatmedia.ru


Добавить комментарий


Защитный код
Обновить