Быел 30 мөслимле солдат каешын буачак

09.04.2018 11:53 | Төп яңалыклар Печать

       Хәрби хезмәткә чакырылыш башланды. 

       2 апрель көнне район үзәк хастаханәсендә хәрби хезмәткә чакыру комиссиясенең беренче утырышы узды. Комиссия эшчәнлегендә ветераннар советы, эчке эшләр бүлеге, социаль яклау бүлеге, мәшгульлек үзәге, хәрби комиссариат вәкилләре катнашты. Комиссия рәисе – яшьләр белән эшләү һәм спорт бүлеге җитәкчесе Илшат Яббаровтан алынган мәгълүматлар буенча, язгы чакыру вакытында 30 егет хәрби хезмәткә китәчәк. Беренче озату 18 апрельга планлаштырыла, соңгысы – 13 июльдә булыр, дип көтелә. 


Будь в курсе последних событий! Читай tatmedia.ru


Добавить комментарий


Защитный код
Обновить