Мөслим хуҗалыкларында ашлама кертү башланды

07.04.2018 12:36 | Төп яңалыклар Печать

Мөслим хуҗалыкларында ашлама кертү башланды

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда бу язда барлыгы 79 мең 695 гектар мәйданда кыр эшләре башкарылачак. Шуның эченнән 58 мең 600 гектарында чәчү эшләре үткәреләчәк. 

10 мең 400 гектарда чәчелгән уҗым культуралары кышны уңышлы чыга, ди белгечләр. Әлмәт агрохимлабораториясе белгечләре, ел башыннан уҗымнардан даими төстә анализ алып, үсемлекләрдәге шикәр күләмен билгеләп торды. Нәтиҗәләр шикәр микъдаренең нормада булуын күрсәтә.

Игенчеләр беренче мөмкинлек булу белән көзге культураларны ашлауга керешәчәк. “Намус” агрофирмасында бу агрочара башланып та китте.

– Төнге сәгатьләрдә “Барс” үзйөрешле сиптергечләре белән 2500 гектар мәйданда үстерелгән көзге бодай басуына аммиак силитрасы сиптерәбез. Ике төндә 450 гектар җир ашладык, – ди агрофирманың баш агрономы Эмиль Кәшәфетдинов.

Аграрийлар ел уңышы астына минераль ашламаны җитәрлек күләмдә туплауны максат итеп куйды. Әлегә район буенча 6 мең тонна җир сые тупланды. Тәэсир итүче матдәдә исәпләгәндә бер гектарга уртача 54 килограмм ашлама туры килә. Бу күрсәткечне 70 килограммга җиткерү максат итеп куелды. “Намус” агрофирмасында тәэсир итүче матдәдә исәпләгәндә бер гектарга 166 килограмм минераль ашлама бар. “Туган як”та ул – 57, “Август-Мөслим” агрофирмасында 45 килограммнан артып китте. Бу көннәрдә әлеге агрофирмалар үз хисапларына ашлама кайтаруны дәвам итә.

“Ни чәчсәң, шуны урырсың” дигән әйтемне истә тотып, соңгы елларда хуҗалыклар элиталы орлыклар сатып алуга йөз тота. “Намус” агрофирмасы язын чәчү өчен генә дә 1300 тонна элиталы орлыклар кайтарды. Өстәвенә аларга инкрустация дә үткәрелгән. “Туган як” агрофирмасы 300 тонна элиталы орлык сатып алды.

– Язын чәчеләчәк культураларның 60 процентка якыны үзебездә әзерләнгән орлыклар. Моннан тыш 300 тонна күләмендә югары репродукцияле бодай, арпа орлыгы кайтты. Орлык фондын яңарту һәм тулыландыру әле дәвам итә. Иске Карамалы һәм Елгабаш участокларында орлык инкрустацияләүне башлап җибәрдек, – ди “Август-Мөслим” агрофирмасы агрономы Рәсим Мөхәммәтдинов.

Шунысын да әйтергә кирәк: бүгенге базар шартлары авыл хуҗалыгында табышлы культуралар игүгә өстенлек бирү таләбен куя. “Намус” агрофирмасы, “Нуретдинов” КФХ бу юнәлешнең отышлы булуына үз тәҗрибәләрендә инанды инде. “Август-Мөслим” агрофирмасы да чәчү структурасында рапс, көнбагыш, бөртек өчен үстерелүче кукуруз мәйданнарын шактый арттырды. Хәтта безнең җирлек өчен ят булган җитенне 800 гектарда үстерергә алынды.

– Чәчү структурасында техник культуралар мәйданы арта бара. Быел алар район буенча 12 мең гектарда үстереләчәк. Бу – чәчүлек мәйданның 13 проценты дигән сүз. Рапс, шикәр чөгендере, көнбагыш мәйданнары 4300-5550 гектарга җитәчәк. Моннан тыш җитен һәм рыжик та бар әле. Техник культуралар, бердән, табышлы булулары белән экономик яктан файда китерсә, чәчү әйләнешен яхшырту мөмкинлеге бирә, – ди район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең игенчелек бүлеге консультанты Ренат Вәлиев.

Бүген хуҗалыкларда чәчүлек материалны җылыту, тузаннан арындыру бара. Һава температурасы орлыкларны инкрустацияләүне башларга мөмкинлек бирә. Бөтен хуҗалыкларда да бу эш өчен химик препаратлар җитәрлек. Күпчелек хуҗалыклар чәчүлек материалны инкрустацияләүне кереште инде.

Әлфинур Ногманова.


Будь в курсе последних событий! Читай tatmedia.ru


Добавить комментарий


Защитный код
Обновить