“Туган як” музее һәм матбугат үзәге матбугат конен билгеләп үттеләр

12.01.2018 13:23 | Төп яңалыклар Печать

“Туган як” музее һәм матбугат үзәге матбугат конен билгеләп үттеләр

Районның “Туган як” музее һәм матбугат үзәге берләшеп Россия матбугате конен билгеләп үттеләр.Музейда үткән чарага лицейның 9 А һәм Б сыйныфы укучылары чакырылды. Алар типография һәм редакция корифейлары белән очрашуда катнаштылар. Халык язучысы, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, элеккеге редакция мөхәррире Фоат Садриев, гәҗит басучы Мөсәвәрә Шәймарданова, версткалаучы Люция Шәрифуллина, ленотипта эшләүче Мөнирә Гайфиевалар укучыларны үз чорлары матбугат хезмәте белән таныштырдылар.

Чара матбугат үзәге планлаштырган”Рәхмәт көненә” кушылып дәвам итте. Кунаклар матбугат үзәге белән таныштылар, чәй табыны артында гәп кордылар


Будь в курсе последних событий! Читай tatmedia.ru


Добавить комментарий


Защитный код
Обновить