Ел йолдызларыннан котлаулар: Сирин Хуҗин

10.01.2018 11:42 | Төп яңалыклар Печать

Ел йолдызларыннан котлаулар: Сирин Хуҗин

“Туган як” агрофирмасы комбайнчысы:

– Быел районыбызда да, республикада да икмәкле ел булды. 3670 тонна ашлык суктырып, республиканың алдынгы комбайнчылары рәтенә күтәрелдем. Мин, безнең агрофирмадан Илнар Сөләйманов һәм “Нуретдинов” фермер хуҗалыгыннан Юрий Григорьев,“Иң яхшы комбайнчы-2017” республика конкурсында җиңеп, 100әр мең сум күләмендә премиягә һәм дипломга лаек булдык. Башкаланың Игенчеләр сараенда узган бүләкләү тантанасында катнаштык. Соңгы елларда игенче хезмәтенең дәрәҗәсе тагын да арту сөендерә. Киләсе елларда да, басуларыбызда мул уңыш үстереп, югалтуларсыз җыеп алырга язсын. Иң мөһиме еллар имин булсын!


Будь в курсе последних событий! Читай tatmedia.ru


Добавить комментарий


Защитный код
Обновить