ФОТОКОНКУРС: Яңа ел уенчыгы

23.12.2017 17:54 | Төп яңалыклар Печать

ФОТОКОНКУРС: Яңа ел уенчыгы

Бу көннәрдә һәр җирдә, һәр йортта Яңа ел исе килә, бәйрәм рухы сизелә. Урамнарда чыршы күтәреп баручыларны да күрергә мөмкин. Күпләр инде чыршыларн уенчыклар белән бизәргә дә өлгерде. Иң матур уенчык кемдә икән? Шуны ачыклау өчен без фотоконкурс игълан итәбез.

Фотоконкурста катнашу өчен үзегездә булган иң матур, иң кызыклы, бәлки, иң истәлекле, иң кадерле чыршы уенчыгының фотосурәтен Мөслим матбугат үзәге почтасына (m Этот e-mail адрес защищен от спам-ботов, для его просмотра у Вас должен быть включен Javascript ) яки “Вконтакте” социаль челтәрендәге “Без - мөслимлеләр!” төркеменә юлларга кирәк. Әлеге уенычкны сайлавыгызның сәбәбен дә аңлатып язсагыз иде. Конкурска фотолар 28 декабрьгә кадәр кабул ителә. Бәйгегә нәтиҗә 30 декабрьдә ясала.

Конкурс таләпләре буенча катнашучыларның социаль челтәрләрдәге безнең төркемнәргә язылган булуы шарт. ("В контакте"да – "Без - мөслимлеләр!", "Одноклассник"ида - "Мөслим яңалыклары" һәм "Инстаграм"да - musluminform" төркеме.

Катнашучының исем-фамилиясен күрсәтергә онытмагыз!

Җиңүче тавыш бирү юлы белән ачыклана.

БҮЛӘГЕБЕЗ – Яңа елга татлы букет!

 


Будь в курсе последних событий! Читай tatmedia.ru


Добавить комментарий


Защитный код
Обновить