Мөслимдә көзге кыр эшләре төгәлләнде

31.10.2017 07:45 | Төп яңалыклар Печать

Мөслимдә көзге кыр эшләре төгәлләнде

“Намус” агрофирмасы 5133 гектарда үстерелгән чөгендер уңышын җыюны төгәлләде. Чөгендернең һәр гектарыннан 505 цетнер уңыш алынган.

Гомуми уңыш күләме 259 000 тонна тәшкил иткән. Чөгендерне Зәй шикәр заводына тапшыру дәвам итә.

Авыл хуҗалыгы формированиеләре җир эшкәртү кампаниясен дә төгәлләделәр. Бу көздә районыбыз басу-кырларында 50 мең 700 гектарда җир эшкәртелде.

Кукуруз җыю да тәмамланды. Кышкылыкка барлыгы 34 000 тонна силос, 65 900 тонна сенаж әзерләнде.

Бу көннәрдә авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре орлык калибрлау буенча эш алып бара.


Будь в курсе последних событий! Читай tatmedia.ru


Добавить комментарий


Защитный код
Обновить