Мөслим-информ

Слайдер

  • 9 июль 2019 - 10:55
    Хуш, мәктәп! Исәнме, олы тормыш!
    “Кояшлы Ык” ял зонасында матур, истәлекле бәйрәмнәр еш үткәрелә. Кичә шундый бәйрәмнәрнең берсе – 11 сыйныфны һәм аграр көллиятне тәмамлаучылар өчен чыгарылыш кичәсе узды. Анда урта мәктәпне тәмамлау турында кулларына аттестат алучы 70 укучы һәм аграр көллиятне кызыл дипломга тәмамлаучы 6 укучы катнашты. Чараны ачып, район мәгариф идарәсе җитәкчесе Рафаэль Демидов тәбрикләүләрен җиткерде, укучыларга һәм әти-әниләргә рәхмәт сүзләрен әйтте. Район башлыгы Рамил Муллин укучыларга киләчәктә дә тырыш, алдынгы булуларын һәм һәрвакыт “мөслимлеләр” дигән исемне горур йөртүләрен теләде. Р. Муллин һәм Р. Демидов урта мәктәпне медальгә тәмамлаучы 20 укучыга – медальлләр һәм аграр көллият укучыларына дипломнар тапшырдылар. Район мәдәният бүлеге җитәкчесе Ирек Салихҗанов мәдәният чараларында актив катнашкан чыгарылыш сыйныф укучыларына район башлыгының һәм мәдәният бүлегенең Рәхмәт хатларын һәм кыйммәтле пакетлар тапшырды. Бәйрәм чарасы талантлы җырчы укучы һәм укытучыларның җырлары белән үрелеп барды. Чыгарылыш сыйныф укучылары үзләре дә флешмоб әзерләгән иде. Бәйрәмнең кульминацион өлешен исә татар эстрадасының иң креатив җырчысы Мөнир Рахмаев бүләк итте. Ул укучылар белән җырлады, биеде, тәбрикләү сүзләрен җиткерде. Чараны караучы әти-әниләр, укытучылар коллективлары да бәйрәмнең олы кунаклары булдылар.
  • 1 июль 2019 - 14:35
    “XXI гасырның күркәм гаиләсе” муниципаль бәйгенең финалы узды
    Район башлыгы Рамил Муллин Рухи-әхлакый үсеш елы кысаларында “XXI гасырның күркәм гаиләсе” муниципаль бәйге игълан иткән иде. Мөслим гимназиясе базасында бәйгенең финалы узды. Чарада җиде гаилә катнашты. Алар – Мөслимнән Гөлназ һәм Илдар Хәйруллиннар, Ландыш һәм Марсель Әһлиевләр, Роза һәм Ирек Зиннуровлар, Олы Чакмактан Миңнур һәм Мөнәвир Нәгыймовлар, Тат. Бүләрдән Алсу һәм Илдар Вәҗетдиновлар, Күбәктән Ильфира һәм Ирек Камаловлар, Баектан Индира һәм Ирек Хәмәдишиннар. Гаиләләр бәйрәмгә балалары һәм якыннары белән килгән иде. Бәйгедә катнашучылар тамашачыларга үз гаиләләре турында презентация һәм видеоязмалар тәкъдим иттеләр. Һәр гаилә музыкаль күчтәнәч тә алып килгән иде. Район мәгариф идарәсе җитәкчесе Рафаэль Демидов бәйгедә ктанашкан һәр гаиләгә дипломнар тапшырды. Бәйгенең җиңүчеләре август аенда узачак укытучылар конференциясендә игълан ителәчәк.
  • 13 июнь 2019 - 14:58
    "Лэнд-Арт" фестивале ябылды.
    2 июнь көнне Мөслимебезнең "Кояшлы Ык" ял итү паркында бөтендөнья "Лэнд-Арт" фестивале старт алып, 8 июньгә кадәр дәвам итте. Бу вакыт эчендә дөньяның төрле почмакларыннан һәм күрше тирә илләрдән килгән иң көчле 15 команда 6 көн дәвамында Лэнд-Арт сәнгатенә үз идеяләрен тәкъдим итте. 8 июнь көнне "Кояшлы Ык" ял зонасында фестивальнең нәтиҗәләре игълан ителде. Анда район башлыгы Рамил Муллин, ТР яшьләр белән эшләү һәм спорт министры урынбасары Ренат Садыйков, “Созвездие – Йолдызлык” сәләтле балаларга һәм яшьләргә ярдәм итү республика үзәге директоры Дмитрий Туманов, “Лэнд-сервис” җәмгыяте генераль директоры Людмила Костычева катнашты.
  • 31 май 2019 - 10:07
    Мөслимдә яңа йолдызлар кабынды
    Районда дүртенче ел рәттән сәләтле балаларның “Мөслим йолдызлары” фестивале үтте. Чарада 2018-2019нчы уку елы дәвамында төрле фәнни конференцияләрдә, социаль проектларда, спорт ярышларында, сәнгать бәйгеләрендә, фән олимпиадаларында җиңү яулаган укучылар бүләкләнде. “Мөслим йолдызы” титулына ия булган укучыларны, Мөслим урта мәктәбенең “Ел укучысы-2019” исеменә лаек булган укучысы Зилә Биккининаны район башлыгы Рамил Муллин тәбрикләде. Тантанада фән олимпиадалары җиңүчеләре һәм призерларының укытучылары, мәктәп һәм мөгаллимнәр белән тыгыз элемтәдә булган ата-аналар, гаиләләр дә хөрмәтләнде. Фестиваль сәнгать бәйгеләрендә җиңү яулаган коллективлар һәм укучыларның чыгышы белән үрелеп барды.
  • 13 май 2019 - 16:26
    Мөслим җиңү көнен бәйрәм итте
    Бөек Җиңүнең 74 еллыгына багышланган бәйрәм чарасы сугышчан һәм хезмәт даны мемориаль комплексында чәчәкләр һәм веноклар салудан башланды. Мөслимнең үзәк урамнарыннан район үзәгендәге хезмәт, җәмәгатъ оешмалары, мәгариф учреждениеләре коллективлары Җиңү бәйрәменә багышланган демонстрациядә катнашты. “Үлемсез полк” акциясе – 9 май бәйрәменә күркәм төсмер өстәүче чараларның берсенә әверелде. Бу көнне халык сугышта катнашкан, яу кырында ятып калган туганнарының фотосурәтләрен тотып урамга чыга. Россия Федерациясенең барлык төбәкләрендә үткәрелүче әлеге акциягә мөслимлеләр быел да бик теләп кушылды. Бәйрәм чарасы театральләштерелгән тамаша белән дәвам итте. Сугыш чоры вакыйгаларын, фронтта һәм тылда совет халкы күрсәткән батырлыкларны гәүдәләндергәнкүренеш һәркемнең күңелен кузгатты, күзләргә яшь китерде. Район үзешчәннәре көче белән әзерләнгән концерт программасы сугыш чоры җырлары һәм дәртле биюләр белән үрелеп барды.
  • 7 май 2019 - 14:13
    Хәйрия концерты
    6 май көнне Зифа Басыйрова исемендәге район мәдәният йортында “Өмет” инвалидлар төркеме, Сарман мәдәният сарае артистлары, Мөслим районының Иске Карамалы авылы үзешчәннәре, Әлмәт шәһәре үзншчәннәре катнашында хәйрия концерты булды. Концерттан кергән акча Мөслимнән Регина Аптеевага һәм Олы Чакмак авылыннан 12 яшьлек Нәфис Гариповка дәвалану өчен бирелде. Концертны яакташыбыз – Яңа Карамалы авылы кызы Ләйлә Кәрамова алып барды.
  • 9 апрель 2019 - 16:06
    Без бергә!
    Сәнгать белән кызыксынучы балаларга сәләтләрен үстерү өчен дә, үзләрен сынап карау, күрсәтү өчен дә мөмкинлекләр җитәрлек. Нинди генә бәйгеләр юк?! Узган атнада шундый конкурсларның берсе – “Без бергә!” халык иҗаты республика балалар сәнгать фестиваленең муниципаль туры үтте. Конкурсның максаты балаларның иҗади сәләтләрен үстерү генә түгел, ә халык авыз иҗатына, тарихи-мәдәни мирасыбызга хөрмәт тәрбияләү, балаларның бу өлкәдә белемнәрен арттыру иде. Фестивальнең номинацияләре дә күптөрле: вокал (соло), халык ансамбльләре, хореография, инструменталь ансамбль, сәнгатьле уку, иҗади гаилә һәм мода театры. Җыр-биюләр дә, сәнгатьле сөйләм дә, гомумән, һәр номинация халык авыз иҗаты белән бәйле булырга тиеш. Мода театры, мәсәлән, этнографик костюм тәкъдим итәргә, биючеләр халык биюен әзерләргә тиеш иде.
  • 16 март 2019 - 17:18
    VIII Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыены – Мөслимдә
    Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты “Россиянең татар авыллары” Бөтенроссия иҗтимагый оешмасы белән берлектә VIII Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыены кысаларында Мөслимдә Татарстан Республикасыннан гына түгел, РФ ның 40 регионыннан килгән 800 гә якын делегат кунак булды.
  • 20 февраль 2019 - 09:36
    Хәтерләрдә ул еллар...
    15 февраль көнне совет гаскәрләрен әфган җиреннән чыгаруга төгәл 30 ел булды. Әлеге дата уңаеннан районның сугышчан һәм хезмәт даны мемориаль комплексында тантаналы митинг узды. Анда район башлыгы Рамил Муллин, Сарман һәм Мөслим районнары хәрби комиссары урынбасары, өлкән прапорщик Ленар Һадиуллин, әфганчылар, локаль сугыш ветераннары, оешма-предприятиеләр коллективлары, мәктәп укучылары катнашты.
  • 5 февраль 2019 - 16:26
    “Алтын балык” фестивале
    “Кояшлы Ык” ял зонасының “Таң” аланында балык тотучылар арасында “Алтын балык” фестивале узды. Фестивальгә Мөслимлеләр генә түгел. Күрше тирә районнардан: Яр Чаллы, Җәлил поселыгы, актаныш, Сарман районнарыннан да балык тотарга яратучылар килгән иде. Фестивальдә биш дистәгә якын кеше катнашты. Фестивальне ачып муниципаль район башлыгы урынбасары Азат Әхмәтҗанов катнашучыларга уңышлар, яхшы кәеф теләде. Әлеге фестивальне быелдан матур традиция буларак һәркемне катнашырга чакырды. Җиңүчеләр 1,2,3 призлы урыннарда билгеләнеп, алты номинациядә алдынгыларны билгеләделәр. Җиңүчеләргә спорт һәм мәдәния чаралар дирекциясенең грамоталары һәм иганәчеләрнең истәлекле бүләкләре тапшырылды. Спорт дирекциясе, спорт мәктәбе егетләре һәм Җәлилдән килгән кунак егетләр: Рөслан Котлыев һәм Илнур Ханнановлар бтәмле итеп уха пешерделәр, барлык катнашучыларны уха белән кунак иттеләр.
  • 23 гыйнвар 2019 - 15:17
    Рәшит Шәфыйковның юбилей кичәсе узды
    7 гыйнвар көнне, райондашыбыз, Россиянең атказанган очучысы, полковник Рәшит Вагыйз улы Шәфыйков 70 яшьлек олуг юбилеен билгеләп үтте. Шул уңайдан, 11 гыйнвар көнне Зифа Басыйрова исемендәге район мәдәният йортында юбилей кичәсе узды. Кичәдә юбилярның туганнары, хәрби хезмәт дуслары, якташлары катнашты. Муниципаль район башлыгы урынбасары Азат Әхмәтҗанов юбилярны тәбрикләп, үсеп килүче буынга хәрби патриотик тәрбия бирүдә, районның иҗтимагый тормышында актив катнашканы һәм 70 яшьлек юбилее уңаеннан район башлыгының Мактау грамотасын тапшырды. Шулай ук юбилярны туганнары, район иҗтимагый Совет һәм ветераннар Советы җитәкчеләре, “Сүнмәс дәрт” ветераннар клубы вәкилләре тәбрикләде. Кичәдә юбилярның тормышыннан истәлекләр яңартылды. Район мәдәният йорты егет-кызларының матур җырлары кичәне тагын да ямьләндерде
  • 10 декабрь 2018 - 11:07
    Гимназиягә 15 яшь тулды
    Мөслим гимназиясе ачылганга 15 ел булды. Әлеге датаны гимназиялеләр зурлап билгеләп үтте. Тантаналы чарада район башлыгы Рамил Муллин, район башлыгы урынбасары Азат Әхмәтҗанов, район мәгариф идарәсе начальнигы Рафаэль Демидов, Мөслим районының элеккеге хакимият башлыгы, Мөслим районының мактаулы гражданы Рөстәм Шәрипов, гимназиянең ветеран укытучылары, төрле елгы чыгарылыш укучылары, гимназиядә эшләп киткән укытучылар, мәгариф идәрәсе белгечләре, укытучылар һәм укучылар катнашты.
  • 3 декабрь 2018 - 11:15
    “Мәңге сүнмәс яз гөле сез, Әниләр!” дип исемләнгән чара үтте.
    30 нобрь көнне Зифа Басыйрова исемендәге район мәдәният йортында әниләр көненә багышланган “Мәңге сүнмәс яз гөле сез, Әниләр!” дип исемләнгән чара үтте. Чарага килүче барлык әниләрне, дәү әниләрне муниципаль район башлыгы урынбасары Азат Әхмәтҗанов тәбрикләде: – Бер генә көн түгел, ә һәр көнне хөрмәтле әниләребезгә яратуыбызны, хөрмәтебезне бүләк итсәк иде. Бәхетле әниләр күп булсын. Үз гаиләләренә тәрбиягә бала алып ана назы бүләк иткән әниләргә, Сугыш чорында илебез азатлыгы өчен үзеннән зур өлеш керткән әбиләребез һәм әниләребезгә дә тирән ихтирамыбызны җиткерәбез” – диде ул үз чыгышында. Шулай ук, Икенче нәниләрен тапкан Ирина Хановага, Алисә Мәкъсутовага һәм Юлия Ермолаевага “Ана капиталы” сертификатларын тапшырды. Район үзешчәннәре тарафыннан әзерләнгән концерт программасын тамашачылар бик җылы кабул иттеләр.
  • 3 декабрь 2018 - 10:30
    "Без бу җирдә бары Мөслимнеке!" гала концерты
    Район мәдәният йортында үзешчән сәнгатьтә катнашучы оешма-предприятиеләрнең "Без бу җирдә бары Мөслимнеке!" район смотр-конкурсының гала концерты булып узды.
  • 18 ноябрь 2018 - 10:26
    Ярминкә
    Бүген референдум уңаеннан Мөслимдә ярминкә дә оештырылды. Ярминкәдә авыл хуҗалыгы продукциясе белән бергә күрше районнардан, шәһәрләрдән килгән эшмәкәрләр дә үз продукциясен тәкъдим итә. Ярминкә, бердән, бәйрәм төсе бирә, икенчедән, бу азык-төлек һәм башка кирәк-яракны очсызрак бәядән алу мөмкинлеген дә бирә, ди ярминкәдә катнашучылар.
Реклама