Мөслим-информ

Троица – каен бәйрәме үтте

Узган якшәмбедә Рус Шуган авылы 300 еллык юбилеен һәм Троицаны бәйрәм итте.

Рус Шуган – Мөслим районында бердәнбер рус авылы дияргә була. Соңгы елларда шуганлылар активлашты: авылда масштаблы чаралар оештырыла, Рус Шуган авыл җирлеге төрле бәйгеләрдә катнаша һәм призлы урыннар ала.
– Рус Шуганга 300 ел узган ел тулды. Узган ел, коронавируска бәйле, юбилейны билгеләп үтә алмадык. 300 еллык тарих өчен бер ел күп түгел, дип уйлыйм, – ди Рус Шуган мәктәбе директоры Фирдәвес Фәрхетдинов.
– 300 еллык юбилеебызны Троица белән бергә билгеләп үтәргә булдык. Православныйлар өчен ул – зур бәйрәм һәм бу көнне безнең авылга бик күп православныйлар җыела, – ди Рус Шуган авыл җирлеге башлыгы Альбина Басорина.
Бәйрәм кунакларын Рус Шуган авыл җирлеге башлыгы Альбина Басорина, Свято-Никольское храмының настоятеле иерей Никита тәбрикләде. Район башлыгы урынбасары Азат Әхмәтҗанов авыл халкын тәбрикләп, бүләкләр дә тапшырды. Җирлек “Иң яхшы муниципаль практика” Бөтенроссия конкурсының республика этабында “Муниципаль берәмлекләрдә яшәүчеләр белән “кире элемтә”не нәтиҗәле тәэмин иткән, территориаль иҗтимагый үзидарә үсеше һәм җирле үзидарәне башка формаларда тормышка ашыруга гражданнарны җәлеп итү” номинациясендә беренче урын алган өчен һәм “Татарстан Республикасында рус традицион мәдәнияте үсеше буенча муниципаль практика, проектлар һәм программалар” республика бәйгесенең абсолют җиңүчесе буларак дипломнар һәм район хакимиятеннән 50 мең сумлык сертификат белән бүләкләнде. Рус җәмгыятенең райондагы җирле бүлекчәсе җитәкчесе Галина Светлякова шуганлыларны тәбрикләп, истәлек бүләген тапшырды. Михайловка авылының “Рябинушка” ансамбле җырлары да бүләк буларак яңгырады. Бәйрәмдә милли йолалар, театральләштерелгән күренешләр күрсәтелде. 60 ел бергә яшәгән 90 яшьлек Антонина һәм Алексей Костиннар, шулай ук 90 яшен билгеләп үткән Анна Лесновага истәлекле бүләкләр тапшырылды.
– Троица Евангелий, апостолларның укучылар гына түгел, бөек проповедниклар буларак тууы белән бәйле. Россиядә аны икенче төрле “каен бәйрәме” дип йөртәләр. Бәйрәмдә каенны бизәү йоласы бар һәм хатын-кызлар да каеннан тәкыя үреп кия, – ди Рус Шуган Свято-Никольское храмы настоятеле иерей Никита.
– Бәйрәмгә без алдагы көнне үк әзерләнә башлыйбыз. Кичә зур әти-әниләр шимбәсе үтте: зиратка бардык, каберләрне чәчкәләр белән бизәдек, – ди китапханәче Ирина Коткова. – Элек Троицаны балалар белән генә үткәрә идек. Каен тирәсендә әйлән-бәйлән уйнап, теләкләр теләп, каенны тасмалар белән бизи идек. Бәйрәмдә каеннан тәкыяләр дә үрәбез һәм соңыннан аларны суга агызабыз. Иртән православныйлар чиркәүгә бара. Халыкның үзе белән алып килгән каен ботаклары изгеләндерелә. 
– Троицаны без бик яратабыз һәм көтеп алабыз. Безнең өчен бик матур һәм кадерле бәйрәм ул. Троицаны һәм авылыбызның юбилеен оештырган авылдашларга зур рәхмәт! – ди Вера Лобанова. 
Бәйрәм җыр-биюләр белән үрелеп барды. Шунысын да әйтергә кирәк: Рус Шуган кызы Татьяна Новикова авылның юбилеена багышлап җыр иҗат иткән. Әлеге җырны Таняның әтисе Юрий Новиков белән Наталья Коткова башкарды. “Бәйрәмдә җырны башкаруымны кызым сорады, – ди Юрий Новиков. – Мин кызым дәрәҗәсендә башкара алмыйм, шуңа җырлыйсым да килмәгән иде. Әмма кызымның теләгенә каршы килә алмадым. Кызым белән горурланам һәм аның өчен сөенәм”.
Кунакларны коймак, башка тәм-том белән сыйладылар. Самоварда чәй кайнады, учакта шашлык пеште. Милли бәйрәм булса да, Татарстанда үтүче һәр бәйрәмгә хас булганча, Троицада төрле милләт вәкилләре бар иде һәм барысы бергә күңел ачты. 

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: