Мөслим-информ

Сабантуй атлый илемнән

Һәр авылның үз батыры була иде. Кем көчле, шул ба­тыр кала иде.

Балачакның иң күңелле мизгелләре Яңа ел бәйрәме һәм Сабантуй белән бәйледер, мөгаен. Дөрес, Яңа ел – Чыршы бәйрәмен бик көтеп ала идек. Кыш бабайның барлыгы­на ышанганбыздырмы, әмма аның алып килгән бүләкләрен капчыктан алып кулга тоттырулары, бүләкләрне бер-беребезгә күрсәтеп мактанышулар һаман да истә әле. Әмма Са­бантуйга җитми инде! Үзе булсын ул бер дигән матур җәй аенда! Үзе үтсен аллы- гөлле табигать кочагында! Һәр йортта кунак каршы­лау мәшәкате! Авыл тулы кунаклар... Җыр, гармун та­вышлары...

Әле аңа кадәр бала-ча­га өчен иң кызыгы – бүләк җыючыларга ияреп урам әйләнү. Безнең авылда гар­мунчылар байтак иде. Гар­муннар уйнап, җырлап, һәр йортка тукталып, хуҗабикә чыгарган бүләкне колгага бәйләгәнне карап тору кы­зык. Кем нинди бүләк чыгар­ганны, кайткач, һич ялгыш­мыйча, әниләргә әйтеп бирү берни тормый безгә. Дөрес, үзләре сорасалар гына... Авылга быел гына төшкән яшь киленнең бүләк чыга­руы аеруча игътибарга лаек. Нинди бүләк бирер икән?! Уз­ган гасырның алтмышынчы елларында яшь киленнәр Са­бантуйга күбесенчә үз кулла­ры белән чиккән сөлгеләр, кулъяулыклар әзерли иде. Аларны күбрәк ат чабыш­ларында урын алганнарга, Сабантуйның көрәш батыр­ларына бирәләр иде.

Көрәш батырлары дигәннән... Мин үзем көрәш карарга яратмыйм, дөресрәге, куркам. Көрәшчеләрнең гөрселдәп җиргә барып төшүләрен, баш белән када­луларын, кайберләренең тән җәрәхәтләре алуларын күреп тору авыр. Көрәшне берва­кытта да азагына кадәр ка­рый алмыйм, әмма Сабантуй­ны йомгаклап өйгә кайтучы­ларга биргән иң беренче со­равым: “Кем батыр калды?”

Һәр авылның үз батыры була иде. Көрәш гадел булды. Кем көчле, шул батыр кала иде. Хәзер чиста көрәш юк дәрәҗәсендә, ди көрәш карар­га яратучылар, элекке белән чагыштырып. Минем каена­та 85 яшенә кадәр авылдагы бер Сабантуйны да калдырма­ды, аяклары авырта башлагач кына туктады. 70 яшенә кадәр район Сабантуена көрәш ка­рар өчен бара иде. Сабантуй­дан кайткач:

– Хә зерге көрәш көрәшмени ул?! Вәйт, элек көрәшә иде Зазалар, Газизҗаннар, Тавислар, Мөнирләр, Маҗын малайла­ры! – дия иде.

Заза абый (фамили­ясен белүче булмады), Газизҗан Шәмсиев, Мизхәт Нәҗмиев – барысы да Тегермәнлек кешеләре, ата­клы көрәшчеләр, гадел итеп көрәшә белүчеләр булган.

Тавис Рахманов (1941- 1969) Түбән Табын авыл җирлегенең легендар көрәшчесе булган. Аны әле хәзер дә сагынып искә ала­лар. Яшьтән ук Сабантуйлар­да көрәшә башлый ул. Егет бу­лып җиткәч, көрәш осталы­гын тагын да камилләштерә. Төптән юан, таза бәдәнле Та­вис ел саен диярлек Сабантуй батыры булып кала. Көндәше Мөнир абый Фәрхетднов белән мәйдан тота алар. Кыз­ганыч, армиядән хезмәт итеп кайткан, колхозда физик көч сорый торган авыр хезмәтләр башкарган Тавис Рахманов 28 яшендә көтмәгәндә вафат була. Аның үлеме халыкка аяз көнне яшен суккан кебек тәэсир итә.

Маҗын малае дигәне, Минзәлә районы Иске Маҗын авылында туып, Яңа Маҗында үскән, булачак ата­клы көрәшче, самбист, дзюдо остасы Виталий Кузнецов бу­лып чыкты (1941-2011).

Урыс малае булса да, та­тар көрәшен үз итә Виталий. Тирә-яктагы татар авылла­рына йөреп татар көрәшен күзәтә. 16-17 яшьләрендә көрәшә башлый. Көче ташып тора. Беренче зур бүләге – тәкәне Шуран авылы Сабан­туенда ала. 1959 ел Виталий­га зур спортка юл ача.

Минзәләлеләр Мөслим Са­бантуена бер егет алып килә.

– Үзебезнең райондагы авылларда бил алышканы бар. Сезнең Сабантуйда да көчен сынап карасын әле, – ди делегация җитәкчесе. Бу вакыйганы спорт журнали­сты Илдус Илдарханов бо­лай тасвирлый: “Көрәшкә килгән егетне баштанаяк күздән кичерәләр. Уртача буйлы, “ерш” дип йөртелгән кыска чәчле, өстендә юка киндер күлмәк, гади генә зәңгәрсу чалбардан, яшүсмер кыяфәтле урыс малае. Үлчәүгә бастыралар. Көрәш судьясы аны: “Заранее предупреж­даю, ты должен соблюдать правила татарской борьбы”, – дип кисәтеп куя. Һәм шул чакта егет, татарчалап: “Бер дә борчылма, абзый кеше, та­тарча кирәк икән, татарча көрәшермен”, – дип җавап кайтара.” (“Мәйдан” журналы, №1, 2020). Үз авырлыгындагы (69 кг) көндәшләренең бары­сын да җиңеп бара егет, ан­нан авыр үлчәүдәгеләр рәтенә күчә. Ниһаять, Бөгелмәдән килгән 109 килограммлы нефтьче белән бергә-бер кала ул. Күпмедер бил алышкач, 18 яшен дә тутырмаган яшүсмер, бар тавышына кычкырып җибәрә дә, көндәшен җирдән аерып, аркасына сала. Егет Мөслим Сабантуе батыры бу­лып кала!

Шул көннән алда гына В.Кузнецов Түбән Табын авыл җирлегенең Сабантуй баты­ры була. Тавис Рахманов та, Мөнир Фәрхетдинов та егет­не ала алмыйлар. Егет ике көрәшчене дә күтәрә, әмма аркасына сала алмый. Шулай да, байтак бәхәсләрдән соң, жюри тәкәне В.Кузнецовка бирергә мәҗбүр була.

Илдус Илдарханов үзенең язмасында В.Кузнецовны 69 килограмм авырлыкта, дип яза. Ләкин аның көрәшкәнен күргән кешеләр аны бик таза гәүдәле иде дип искә алалар. Аның белән бил алышкан Мөнир абый Фәрхетдинов та:

– Центнердан артык иде. Ботлары да мичкә юанлыгы иде аның, – дип искә ала.

Әлеге уңышлардан соң, “өметле көрәшче” була­рак, егетне татарча көрәш чемпионаты командасы­на кертәләр. Шуннан зур спортка юл ачыла, күп сан­лы җиңүләргә ирешә спорт­чы. Виталий армиядә спорт ротасында хезмәт итә. Мөнир Фәрхетдинов та, Тавис Рахма­нов та әлеге мәктәпне үткән көрәшчеләр була. В.Кузнецов, армиядән кайткач, Мөнир Фәрхетдинов янына хәл белергә дә килеп китә әле. Сүз уңаеннан, М.Фәрхетдинов та ике ел – Мөслим Сабантуе ба­тыры, көрәшче ветераннар арасында дүрт тапкыр ба­тыр кала. Югары Табын авы­лыннан озак еллар көрәшкән Минсалих абый Кадировны да искә аласым килә.

Ат чабышы белән татар­ча көрәш – һәр Сабантуйның бизәге ул! Бу төр ярышлар турында бик озак сөйләргә булыр иде. Сөйләрбез әле, сөйләргә язсын! Сабантуйла­рыбыз татар яшәгәндә яшәр, табигатьнең капризларына карамыйча һәр елны үтәр, иншаллаһ!

Табыннарда икмәк мулдан булса,

Ел да килер, гөрләр Сабантуй.

Ык буйларын, Мөслимемне

ямьләр,

Түбәтәйле, затлы, атлы туй!

Лилия Садриева

 

Гөлфия Мөхәмәтгәрәева. Тегермәнлек.

Фотолар – Г. Мөхәмәтгәрәеваның шәхси архивыннан.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: