Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Тәмлетамак

Фиалкадан – йөрәк ашы

Михайловкада яшәүче Фиалка Хафи­зова бик тәмле итле ри­зыклар әзерли. Эре тер­лек йөрәгеннән телне йотарлык икенче аш рецепты белән бүлешә райондашыбыз.

Кирәкле ингредиентлар: ике эре малның йөрәге, өч- дүрт аш калагы сыек май, өч эре суган, ике эре бәрәңге, өч уртача зурлыктагы ки­шер, ике баллы борыч, бер эре сарымсак. Тәменчә тоз, йомры борыч, лавр яфра­гы. Йөрәк берәү генә бул­са, яшелчәләрне бераз киметергә кирәк.

Әзерләү тәртибе. Эре малның йөрәген, маеннан аерып, эре шакмаклап ту­рарга. Маен ваграк итеп ту­рыйбыз. Итне юып, саркы­тып, казанга салабыз һәм ит күмелгәнче су, бераз сыек май өстибез. Кайнап чык­кач, туртасын җыеп алыр­га онытмагыз! Итне пешәр- пешмәс дәрәҗәгә җиткәнче пешерәбез.

Йөрәк ите пешкән арада яшелчәләрне әрчеп, турап куярга кирәк. Бәрәңге, бо­рычны – эре шакмаклап, ки­шерне – озынча, сарымсак­ны – вак итеп, помидор, су­ганны түгәрәкләп турыйбыз. Суганны йөрәк ите пешкән шулпага йомры килеш сала­быз. Тоз, йомры борыч, лавр яфрагын тәменчә кушабыз.

Йөрәк итен әзер булыр- булмас сөзеп алабыз. Казан­ны шулпадан бушатып, яисә икенче казанда йөрәк маен кыздырабыз һәм өстенә пешкән йөрәк итен сала­быз. Аннан соң, чиратлап, суган, бәрәңге, кишер, бо­рыч кушабыз һәм, болгат­калап, пешерәбез. Өскә по­мидор салабыз, бераздан са­рымсак сибеп, ризыкны пе­шереп бетерәбез. Болгатып, өлеш тәлинкәләренә кайнар килеш бүләбез.

Тәмле булсын!

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев