ДАИ бүлеге хәбәр итә: 5 юл-транспорт һәлакәте теркәлде
Фәтхуллин урамында ВАЗ-2112 автомобиле юл читенә төшеп киткән, Урожайная урамында, Мөслим күпере башында “Тойтота-Камри” бн “Хундай-Солярис” машиналары бәрелешкән.
Якшәмбе көнне җирлегебездә 5 юл-транспорт һәлакәте теркәлде. Фәтхуллин урамында ВАЗ-2112 автомобиле юл читенә төшеп киткән, Урожайная урамында, Мөслим күпере башында “Тойота-Камри” бн “Хундай-Солярис” машиналары бәрелешкән, Усы урманчылыгы янында исә (Мөслим-Актаныш юлында) ВАЗ-2114 машинасы хуҗасы, руль белән идарәне югалтып, юл билгесенә килеп бәрелгән, Тат.Смыловка авылы янында ВАЗ-2110 машинасы шоферы, шулай ук идарәне югалтып, юл читенә төшеп тәгәрәгән, машина түбәсенә әйләнеп яткан. Бәхеткә, зыян күрүчеләр юк. Ялларда ДАИ хезмәткәрләре исерек килеш транспорт белән идарә иткән ике мөслимлене дә тоткарлаган. Алкогольле эчемлекләр кулланып, руль белән идарә итүче әлеге райондашларыбызга штраф һәм 1,5 елга машина йөртү хокукыннан мәхрүм ителү яный.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев