Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

ЗӘЙ ЮЛЫНДА ҺӘЛАК БУЛГАН 80 ЯШЬЛЕК АЛЬБЕРТ АБЫЙГА ХАТЫНЫ РУЛЬГӘ УТЫРМАСКА, ТАКСИ ЧАКЫРТЫРГА КИҢӘШ ИТКӘН БУЛА

10 октябрь көнне Зәй районында өч машина катнашында юл һәлакәте була. 11 модель "Лада" йөртүчесе - 80 яшьлек бабай фаҗига булган урында һәлак була. Зәй күгендә янә кара болыт. Район халкы 1 июльдә булган юл һәлакәте - "Неоплан" автобусы белән "КамАЗ" машинасы бәрелешү аркасында 13 кеше һәлак булуы турында да...

10 октябрь көнне Зәй районында өч машина катнашында юл һәлакәте була. 11 модель "Лада" йөртүчесе - 80 яшьлек бабай фаҗига булган урында һәлак була.

Зәй күгендә янә кара болыт. Район халкы 1 июльдә булган юл һәлакәте - "Неоплан" автобусы белән "КамАЗ" машинасы бәрелешү аркасында 13 кеше һәлак булуы турында да онытмаган иде әле. Менә тагын. 10 октябрь кичендә социаль челтәрләрдә хәбәр таралды: "Авыр торбалар төялгән "КамАЗ" астында ике җиңел машина калган, 13 кеше һәлак булган". Бәхеткә каршы, бу хәбәрләр расланмады. Соңрак һәлакәтнең видеорегистраторга язылган ролигы чыкты, рәсми мәгълүматлар да пәйда булды. Дистәдән артык кеше һәлак булмаган, әмма корбаннарсыз да булмаган.

Видеодан күренгәнчә, ВАЗ-2111 икенчел дәрәҗәдәге йөк машинасына юл бирми һәм аны чөгендер төягән «КАМАЗ» бәрдерә. Аннары "КамАЗ" "11"лене "сөзеп", каршы як полосага чыга һәм «МАЗ» йөк машинасына бәрелә. «Лада»ның өстенә зур металл торбалар коела. Авариядә "11" ле машинаның йөртүчесе - 80 яшьлек ир-ат һәм 65 яшьлек пассажир ханым вафат була. 21 яшьлек МАЗ йөртүчесе һәм 38 яшьлек КамАЗ шоферы реанимациягә эләгә.

"Ерак юллардан кайтып кермәде"

"Татар-информ" хәбәрчесе һәлакәттә вафат булган "11"ле йөртүчесенең туганнарын эзләп тапты. Рульдә Зәйдә яшәгән 80 яшьлек Альберт абый Мөхәммәдиев була.

-Әтиебез Түбән Кама районының Каенлы авылында туып үскән, - диде килене Лилия Мөхәммәдиева. - Әниебез белән бөркеттәй өч малай тәрбияләп үстергәннәр: Айрат, Альфред, Айдар. Мин - Айратның хатыны, гаиләдәге беренче килен.

Әтиебез балачакта полиомиелит авыруы белән чирләп, гомер буе беренче төркем инвалид булды. Шулай булса да, гомер буе юлдан кайтып кермәде. Россиянең төрле шәһәрләрен гизде, күптән түгел Киров шәһәренә оныгының присяга кабул итү тантанасына барды, Саратовтагы сеңлесенең хәлен белеп кайтты. 60 яшенә кадәр өлкән хисапчы булып эшләде. Әтиебез - алтын кеше иде, - дип сөйләде күз яшьләре аша килене.

Альберт абый эчү-тарту белән мавыкмаган, авылның хөрмәтле кешесе булган. Олысы да, кечесе дә аннан киңәшләр алырга, тормыш тәҗрибәсе уртаклашырга килгән. Бабай мәчет салуда зур ярдәм күрсәткән, мәчеткә йөргән, 90 яшен вакласа да, авылдагы барлык эшләрдә актив, аларны башлап йөрүче булган.

"Октябрь - безнең гаилә өчен югалтулар ае"

-Октябрьне без шөбһәләнеп каршылыйбыз, - ди Лилия ханым. - Чөнки бу айда бик күп якын кешеләребез безне ташлап китте. Әтинең әнисе, абый-апалары, "племянник"лары... Тыныч ятсыннар, рухларына догалар барып ирешсен дип, әниебез 10 октябрь көнне, әбиләр җыеп Коръән ашы уздырды. Аш тәмамланганнан соң әти Иске Зәйдә яшәүче абыстайны, Мирный бистәсендәге тагын бер әбине илтеп кайтырга була. Әнинең күңеле сизенә, күрәсең: "Таксига акча бирәм, барып йөрмә", - дип әйтә. Тик әти аңа каршы төшә. Янәсе, гомер буе юлда йөргән кешегә ике ара берни түгел!

Кеше үлемен сизенә диләр. Тик Альберт абыйда соңгы арада ул-бу сизелми. Шулай да ул, хушлашырга, барысын да күреп калырга теләгәндәй, июль аенда 80 яшьлек юбилеен зурлап уздыра. Анда барлык балалар, оныклар, туган-тумача кайта, дус-иш җыела. Үләсе көнне өйләрендә Коръән укыту да аны олы юлга әзерләгән кебек.

"Авария дигәч, җиңелчә генә бәрелүдер дип уйладык"

-Инвалид булгач, әтинең машинасы үзенә яраклаштырып көйләнгән иде. Ул юл йөрергә бик яратты. Әйтәм бит, кая гына бармады, юл кагыйдәләрен бозмады. Бу көнне ни булгандыр, без белмибез. Бәлки, юлда хәле начараеп киткәндер, - ди Лилия ханым.

Һәлакәт турында иң элек Альберт абыйның төпчек улы Айдарга хәбәр итәләр. Чөнки машина аның исемендә була. Ул шундук Чаллыдан кайтырга чыга. Башка балаларга да тиз арада хәбәр тоталар. Әтиләренең авариягә эләгү хәбәре улларына кичке 5 яртылар тирәсендә килеп ирешә.

-Без авария дигәч, җиңелчә генә дип уйлаган идек, - ди Лилия ханым күз яшьләре аша. - Болай буласын күз алдына да китермәдек шул. Ирем фаҗига урынына баргач, машина кайда дип сораган. Ә ул чыннан да күренми, чөнки торбалар астында калган. Бары тик аның дәүләт номеры гына ялтырап тора. Кичке 9 яртылар булгач кына, торбалар астыннан тимер өеменә әйләнгән машина калдыкларын алалар.

Яши алар бер-берсенә "Сандугач" диеп кенә...

Быелгы җәйдә Альберт абый үзенең 80 яшьлек юбилеен каршыласа, хатыны Мөнзилә ханым 65 яшен тутыра. Әйе-әйе! 15 яшь аерма алар арасында. Шулай булса да, бу еллар алар мөнәсәбәтендә чагылыш тапмый.

-Әти 35 яшендә әнине урлап кайткан. Әни 20сен тутырган гына була әле. Шундый матур яшәделәр инде, һәркем кызыгырлык. Бер-берсенә гомер буе "сандугачым", "матурым" дип кенә яшәделәр. Беркайчан да тавыш күтәргәннәрен ишетмәдек, бөтенебез өчен үрнәк булды алар. Әти - бик чиста, пөхтә кеше иде. Һәрвакыт матур итеп киенгән, һәр иртә саен кырынып, хушбуйлар сөртеп куя. Аңа 80 яшь биреп тә булмый, егетләр күк иде бит! Ышанасызмы-юкмы, аның шушы көнгә кадәр 32 сау-сәламәт үз теше бар иде, - дип шаккатырды Лилия Мөхәммәдиева.

Лилия ханым берничә тапкыр "икенче әти" булды дигән сүзләрне басым ясап әйтте.

-"Кызым"нан башка сүз ишетмәдем. Аның киленнәргә карата бер начар уе, нияте булмады. Ачык йөзле, шаян булды әти. Әни белән парлап кунакларга киләләр иде. Минем бу гаиләгә килен булып төшүемә 20 ел булды. Бер тапкыр да үземне килен итеп, чит кеше итеп сизмәдем, - ди ул.

Чәй табыны артыннан торып, үз аягы белән чыгып киткән иренең җансыз гәүдәсе кайтуына Мөнзилә апа да әле дә булса ышанмый, ди. Ышанырлык та түгел шул.

Мөнзилә ханым һәм өч улы Альберт абый белән бергә һәлак булган абыстай гаиләсенә кайгы уртаклашырга киткән.

Үлгәннәрне кире кайтарып булмый, аларга бары тик дога гына кирәк. Һәлакәттә вафат булучыларның гаиләсенең, якыннарының тирән кайгысын уртаклашабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X