Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Үзмәшгульлек белән шөгыльләнүчеләрнең пенсия акчасы ничек формалаша?

Үзмәшгульлек белән шөгыльләнүчеләр мәҗбүри пенсия иминияте өчен түләүләрне үзләре башкара. Шәхси эшмәкәрләр, крестьян (фермер) хуҗалыклары башлыклары һәм әгъзалары, адвокатлар, нотариуслар һәм шәси практика белән шөгыльләнүче башка затлар мәҗбүри пенсия һәм медицина иминиятләре өчен түләүләрне аерым түли. Аларны берьюлы яисә ел дәвамында, әмма агымдагы елның 31 декабреннән дә соңга калмыйча, өлешләп...

Түләүче берьюлы ике категориягә дә - үзе өчен түләүче шәхси эшмәкәр һәм хезмәткәрләр өчен түләүче эш бирүче - кергән очракта, ул иминият түләүләрен һәр нигез буенча да исәпли һәм түли.

Физик затларга түләү башкармаган үзмәшгуль затлар өчен мәҗбүри пенсия иминияте өчен иминият түләүләре тарифы - 26 процент, медицина иминияте өчен - 5,1 процент. Иминият түләүләре күләме хезмәткә түләүнең минималь күләме һәм 12 тапкыр арттырылган иминият түләүләре тарифының тапкырчыгышына тигез. Түләүченең кереме 300 мең сумнан арткан очракта, билгеләнгән күләмгә 300 мең сумнан арткан керем суммасының 1 проценты өстәлә. Керем күләме салым органыннан алына. Салым салуның берничә режимы кулланган очракта, эшчәнлектән алынган керем суммасы кушыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X