Мөслим-информ

"Зөлфәтнең шигырьләре беркайчан да актуальлеген югалтмас"

Район үзәк китапханәсендә Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, якташ шагыйребез Зөлфәтнең тууына 70 ел тулуга багышланган зур кичә булды. Анда шагыйрьнең иҗатташ дуслары - язучы Фоат Садриев, шагыйрь Мөҗәһит Әхмәтҗанов, Лилия Садриева, лаеклы ялдагы күренекле өлкәннәребез, Мөслим халкы катнашты. Кичәне китапханәнең халыкка хезмәт күрсәтү бүлеге мөдире Эльвира Мәгалимова алып барды.

Залда урнашкан илаһи тынлыкта шагыйрьнең шигырьләре яңгырый.

Рәхмәт, дөнья, 
Язмышның син миңа 
Тоташ шигырьлесен сайладың,
Йөрәгемне былбыл чакты минем, 
Һәм өздереп елан сайрады!...

Әйе, йөрәген былбыл чаккан, елан сайравын ишетә алган кеше генә шундый шигырьләр язарга сәләтледер, мөгаен. "Йөрәгемне былбыл чакты" исемле шигырьләр җыентыгы - поэзия сөючеләрнең иң яраткан өстәл китабы. Шагыйрьнең берсеннән-берсе мәгънәлерәк булган тирән фикерле фәлсәфи шигырьләре күңелнең әллә кайсы кылларын чиртеп сискәндерә, тирән уйга сала.

Кичә шагыйрьнең шигырьләре белән үрелеп барды, Зөлфәт турындагы истәлекләр барланды, кызыклы чыгышлар тыңланды. Фоат Садриев: "Зөлфәтне стихия белән тиңләргә булыр иде. Редакциягә килеп керсә, аның тавышын ишетүгә кулдан ручка төшеп китәр иде. Тормышны ул үзенә буйсындырырга яратты. Казаннан кайтышлый безгә кунакка кереп чыгар иде. Төнге икедә "авылга кайтам" дип кабалана башлый. "Төн бит инде, Зөлфәт, иртәгә иртән кайтырсың. Нәрсә калган анда сиңа?" - дим. "Тәэсирләр!" - ди. Зөлфәткә ишеп кар явамы, бозлавыкмы, яңгырмы - барыбер. Аңа, шундый куркыныч юлда исән-имин кайтып җитеп, авыл халкын шаккаттыру кирәк!" - дип истәлекләрен барлады Фоат Садриев. Аның белән соңгы тапкыр сөйләшеп утырган мизгелләрне янәдән хәтерендә яңартты. Шагыйрь Мөҗәһит Әхмәтҗанов та истәлекләре белән уртаклашты: "Язлар җитсә, Зөлфәтнең күңеле гел җирси иде. Казаннан "кукурузник" самолетында кайтып төштек шулай. Мөслимнең Пушкин урамыннан барабыз. Бермәлне Зөлфәт "Кураең үзең беләнме? Уйна әле!" - ди. Кит инде, кеше көлдермә, берәү дә юк бит, дим. Ә аның үз туксаны туксан. "Тәфтиләүне" уйна, мин сөйләрмен. Җыелырлар!" ди".

Зөлфәтнең күп кенә лирик шигырьләре музыкага салынган. Искә алу кичәсендә райондашыбыз Фиразия Сәрвәрова Зөлфәтнең "Һаман яратам", Гүзәл Галиева "Канат җиле", "Сүнмәс дәрт" ветераннар клубы ансамбле "Ашкын кеше", "Сагынуга дәва юк" җырларын башкарды.

... Кичәгә җыелганнар тын да алмый шагыйрьнең шигырьләрен тыңлый. Менә ул халык мәхәббәте, аның күңелендә урын алу ничек була икән! Зөлфәтнең заманча актив көрәш рухы белән сугарылган шигъри иҗаты хәзерге татар поэзиясендә үзенчәлекле бер күренеш булып тора. Публицистик кайнарлык, романтика да урын алган бу шигырьләр беркайчан да үз актуальлеген югалтмас.

Лилия Шәймиева.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: