Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

«Жәйге кампус»: Рәхмәт, Татарстан!

IV «Президент академиясенең җәйге кампусы» Халыкара белем бирү форумының ябылу тантанасы узды. Әлеге масштаблы чара «Казан» тауда чаңгы шуу комплексында үтте.

Форумның ябылу тантанасында Татарстанның мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов, Россия Федерациясе Президенты каршындагы Халык хуҗалыгы һәм дәүләт хезмәте Россия академиясе ректоры Владимир Мау, The Coca Cola Company ширкәтенең Россиядәге генераль директоры Любо Груич катнашты.

«Президент академиясенен җәйге кампусы» Россия һәм чит ил яшьләренең слеты буларак уза. Быел анда катнашырга Россиянең 27 төбәге һәм 8 чит ил яшьләре лаек булган. Форумга барлыгы 220 студент җыелган. Шуларның 1/3е, ягъни 80е - Татарстаннан, 21е - чит илләрдән.

- «Президент академиясенең җәйге кампусы» - безнең студентлар башлап җибәргән иң яхшы проектларның берсе, - дип башлады сүзен Владимир Мау. - Рөстәм Миңнехановка рәхмәтебезне белдерәсебез килә. Нәкъ менә аның ярдәме белән без дүрт ел дәвамында әлеге проектны уңышлы уздырып киләбез. Алга таба да хезмәттәшлекне дәвам иттерәсебез килә. Рәхмәт, Татарстан!

Татарстанның мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов ректорның сүзләренә җавап итеп, киләсе елларда да Җәйге кампусның Татарстанда узачагын ассызыклады.

- Татарстан - һәрвакыт үсештә булган төбәк. Республикабыз җитәкчелеге тарафыннан да Татарстан өчен югары квалификацияле кадрлар әзерләү максаты куелган. Җәйге кампус мәйданчыгы сез, катнашучыларның тормышында яна уңышларга илтә торган башлангыч мәйданчык булып торсын иде, - диде Энгель Фәттахов.

Чыннан да, катнашучылар шушы 12 көн эчендә белемнәрен генә арттырып калмаган, мәдәни, спорт чараларында да катнашкан. Соңгылары исә аеруча уңышлы узган. Кампуслыларның иртәләре зарядка белән башланып, көн дәвамында да физик культурага багышланган чаралар уздырылган. Кампусның иң яхшы спортчыларына алтын, көмеш һәм бронза медальләр тапшырылды. Кичке мәдәни программа җинүчеләре булып 4 төркем билгеләнде. «Иң яхшы проект» исеменә 13 төркем иреште. Аның һәрбер катнашучысына Россия академиясенең магистратурасына керергә ташлама бирә торган сертификат бирелде. Моннан тыш, төрле номинацияләрдә җиңеп чыкканнарга Су спорты төрләре буенча дөнья чемпионаты сувенирлары тапшырылды.

Шунысын да әйтергә кирәк: оештыручылар да, катнашучылар да Татарстан республикасының кунакчыллыгын ассызыклады. Кампуслылар Казанга да сәяхәт кылган. Аларның күбесе Кол Шәриф мәчетенең гүзәллегенә таң калган.

Ә Татарстан вәкилләре исә аеруча зур җаваплылык тойган. "Без яшьләр элитасы буларак, илебезнең казанышларына үз өлешебезне кертергә телибез. Безнең уйлавыбызча, Татарстан республикасы делегациясе әлеге кампуста иң көчлесе булды. Башка катнашучыларга да үрнәк күрсәтәбез бит", - диде Диана Әдһәмова белән Виктория Снежко.

Катнашучыларның әйдаманнарын монда заманча итеп, «тьютор» һәм «модератор» дип атыйлар. Кайберәүләрен хәтта "әти", "әни" дип йөртә башлаганнар. Шунысын билгеләп үтәргә кирәк: һәр командага бер тьютор һәм бер модератор билгеләнгән. Аларның берсе - чит ил вәкиле.

Җәйге кампуста катнашучы яшьләрнең вакытлары шулкадәр тыгыз булган ки, алар йокларга иртәнге дүрттә генә ята торган булган. Ә иртәнге 7дә инде зарядкага торасы. Шулай булуга да карамастан, кампуслылар «Казан» комплексында бөтенләйгә калырга әзер икәнен белдерде. «Бары тик бераз гына йоклап алыйк та...», - ди алар бертавыштан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев