Мөслим-информ

Үзенчәлекле чара узды

Әлмәт музыка көллиятендә белем алучы студентлар очрашуга кайтты.

Мөслим сәнгать мәктәбендә бик тә үзенчәлекле чара узды. Төрле елларда мәктәбебезне тәмамлап, бүген инде Әлмәт музыка көллиятендә белем алучы студентлар очрашуга кайтты. Мансур Закиров, Айнур Госманов, Булат Әхмәтҗанов, Раушан Салихов, Равилә Шәяхмәтова, Илсур Кирамов, Алмаз Сираҗетдинов – әлеге укучылар бүген профессиональ урта музыкаль белем ала. Очрашу барышында студентлар укудагы кызыклы һәм авыр моментлары белән уртаклашты. Мәктәп директоры Айгөл Фәттахова аларны үзебезгә эшкә кайтырга чакырып калды.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: