Мөслим-информ

Үзебезне үзебез агулыйбыз

Бәрәңге алу башландымы, Мөслим урамнарын төтен баса. Шәхси секторда яшәүчеләр бәрәңге сабагын да, ихатадагы чүп-чарны да шул өемгә ташлый. Хәтта кайбер кичләрдә урамнарда сулавы авырлаша.

– Көннәр матур торса да, тәрәзә-форточкаларны ябарга туры килә. Төтенгә чыдамалы түгел бит! Минем кебек астма чирлеләргә агулы һава сулау бер дә файдага түгел. Организмны агулаучы шушы чорны яратмыйм да соң. Чүп яндыручыларга берәр “управа” юк микән соң ул?! – дип шалтыратты Мөслимдәге Бакча урамында яшәүче Рамил абый.

Хактан да, соңгы араларда яз-көз чүп яндыру экологик бәлагә әверелде. Кешегә килгән зыян турында уйламыйча, чүп ягып, шул төтен сөремендә үзләре дә агуланучыларны штраф та куркытмый.

– Тын юллары, йөрәк-кан тамырлары авырулары белән интегүчеләр соңгы арада еш мөрәҗәгать итә. Бәрәңге сабагын яндырганда һавага токсиннар, терекөмеш һәм кургаш кушылмасы, буягычлар һәм башка зыянлы матдәләр бүленеп чыга, сөрем газы барлыкка килә. Учакка пластик та эләксә, ике тапкыр куркынычрак, дигән сүз. Күңел болгану, баш әйләнү, баш авырту шул сөремнең нәтиҗәсе инде. Гади генә итеп әйткәндә, агулану билгеләре, – ди табиблар.  

– Көнкүреш калдыкларын ишегалларында гына түгел, катлы йортлар, балалар мәйданчыгы тирәсендә яндыручылар да бар. Тиешсез урыннарда учак яккан, бәрәңге сабагын яндырган өчен административ җаваплылыкка тартсак та, тәртип бозучылар кимеми. Штраф күләме кесәгә ярыйсы ук сугарлык. Гражданнар өчен – 2-4 мең сум, вазыйфадагы затларга – 6-15 мең сум, юридик затларга 250 мең сум күләмендә штраф салына, – ди Мөслим һәм Сарман районнары буенча янгын күзәтчелеге бүлеге өлкән инспекторы Ренат Идиятуллин.

– Гомер-гомергә яндырдык инде бәрәңге сабагын. Шул янган сабак астында бәрәңге дә пешереп ашый идек әле. Берәү дә яндырмагыз димәде. Ул вакыта авырулары да бу кадәр булмагандыр инде. Хәзер кая карама чирле кеше бит. Гел дә яндырмас идек тә, чүп машинасы алмый бит бәрәңге сабагын.  Зур бакчаның сабагын чүпкә дә чыгарып бетерә торган түгел. Шушы чорда үзебезнең полигонга илтеп түгү мөмкинлеге бирсәләр дә булыр иде дә! – ди Мөслимдә яшәүче Мәүлидә Шакирова.

Үзебезнең генә түгел, башкаларның сәламәтлеге турында да кайгыртырга өйрәнсәк иде!

 

Бәрәңге сабагында туфракта гумус барлыкка китерергә ярдәм итүче органик матдәләр: калий, фосфор, кальций һәм башка микроэлементлар, марганец һәм тимер күп. Чабып алганнан соң сабакны, махсус чокырга тутырып, черергә калдырсаң, берничә елдан аны бакчага органик ашлама итеп кертергә дә була, ди белгечләр.

Лилия Шәймиева.

Фото-Pixabay.com

Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: