Мөслим-информ

Үзара салым акчасы хисабына

Ташъелга һәм Каенсаз авылларында зиратлар тимер штакетник белән әйләндереп алынган.

Авыл җирлекләрендә халыктан җыелган үзара салым акчасы хисабына күләмле эшләр башкарыла. Крәш.Шуран авыл җирлегенә керүче Ташъелга һәм Каенсаз авылларында зиратлар (икесендә дә 120шәр метр арада) тимер штакетник белән әйләндереп алынган. Бу эшләрне авылдагы ир-егетләр башкарган. Тат.Шуранда су башнясы территориясе профнастил койма белән уратып алынган. Авыл халкы үзара салым акчасына юллы булулары, зиратларның төзекләнүе, урамнарның яктыртылуы, су үткәргечләрнең яңартылуы һәм башка шундый эшләр башкарылуына сөенеп бетә алмый.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: