Мөслим-информ

Замана һәм замандашлар

Ул армия тормышы, дуслары, көндәшләре, рядовойлар, командирлары, уңышлары турында, хисләнеп,  ашыкмыйча, тәфсилләп сөйли. Аеруча аның үзешчән сәнгать коллективларының репетицияләре хакында бөтен нечкәлекләре белән сөйләве истә калган.

(Дәвамы. Башы 2019 нчы елның 89, 91, 93, 2020нче елның 2, 4, 6, 8, 10, 12, 14, 16, 18, 20 саннарында).
Ул армия тормышы, дуслары, көндәшләре, рядовойлар, командирлары, уңышлары турында, хисләнеп,  ашыкмыйча, тәфсилләп сөйли. Аеруча аның үзешчән сәнгать коллективларының репетицияләре хакында бөтен нечкәлекләре белән сөйләве истә калган. Өч ел хезмәт итү чорында Фатыйх, Устав кушканннарны төгәл үтәүдән тыш, хәрби частьнең җыр һәм бию ансамбленең тулы хокуклы әгъзасына әверелә. Алар күрше хәрби частьләрдә, гарнизоннарда һәм шәһәрләрдә чыгыш ясыйлар. Күмәк номерлардан тыш, ул үзе генә дә чыгыш ясый – матрос һәм чегән чечеткаларын  башкара. Үкчә һәм аяк очы белән идәнгә еш һәм тиз-тиз бәрүле бу биюдә төрле хәрәкәтләр һәм фигуралар да ясарга, бөтен корпус, куллар белән иркен эшләргә, бер ноктада бөтерелеп торырга кирәк. Шул ук вакытта спорт белән дә шөгыльләнә, җиңел атлетика буенча өченче разрядка ия була. Шуңа күрәдер миннән дә физкультура һәм спорт белән шөгыльләнүемне таләп итте, районда “Урожай” ирекле спорт җәмгыяте линиясе буенча үтүче барлык спорт чараларын әзерләүгә җәлеп итте. 
Бик төгәл иде. Старшина погоннарын рюкзагына салып куйгач, эшкә, кичләрен мәдәният йортындагы төрле чараларга яшел солдат гимнастеркасыннан йөри. Бу кием гражданнар киемендәге яшьләрнең (аеруча кызларның) игътибарын бик тиз җәлеп итә. Хром итекләрен кичтән вакса белән ышкып калдыра да, иртән, эшкә китәр алдыннан, йон чүпрәк белән ялтырата. Каешының җиз тәңкәсен дә көзге кебек ялтырата. 
Армия чечеткасы белән концертларда еш чыгыш ясый. Мөслимлеләрнең мондый номерны күргәннәре юк әле. Алар, алкышлап, биючене сәхнәгә икешәр-өчәр тапкыр чакыралар. Биюләре белән Фатыйх бик күп кызларның ушын ала. 
Язгы чәчү һәм уңыш җыю чорларында Фатыйх даими рәвештә агитбригада белән чыгыш ясый һәм чегән һәм армия чечеткасын иң яхшы башкаручы исеменә лаек була. Кыскасы, Фатыйх районда күренекле кешегә әверелә, зур авторитет яулый. 
– Теләсәң, сине дә шулай биергә өйрәтә алам, – диде ул бер тапкыр. 
– Рәхмәт, Фатыйх абый, әмма мин беркайчан да синең кебек биергә өйрәнә алмаячакмын, – дидем мин. 
– Өйрәнәсең! Син бит аю түгел! Аюны да биергә өйрәтәләр бит!
Һәм ул мине өйрәтә башлады. Мин –  мәктәптән, ул эштән кайткач, алтыпочмаклы йортның яртылаш ишелгән ягында кайчандыр йоклау өчен көйләнгән булган (түшәмдә түгел, идәндә) такталарны читкә алып куябыз.
– Бушаган урынга бас! – ди ул. – Беренче вакытта тигезлекне такталарга тотынып сакларсың. 
Мин бастым һәм үземне дагалау өчен станга кертелгән ат кебек хис иттем. Фатыйх читкә китеп басты һәм миңа биюнең элементларын күрсәтә башлады. Ул аяк очлары һәм үкчәләре белән әкрен генә шакылдый. Мин аның артыннан кабатлап барам. Әлбәттә, башта тигез, шома килеп чыкмады. Дөресрәге, тәртипсез тукылдау килеп чыга иде. Чөнки бу элементны ясау өчен гәүдәнең авырлыгын вакытында бер аяктан икенче аякка күчерергә кирәк икән. Бу – беренчедән. Икенчедән, табаннар белән эшләргә өйрәнергә кирәк. 
– Иң мөһиме, – диде ул, – сәхнәдә сыер кебек йөрмәскә, ә энә карагы кебек очарга кирәк. 
Аннан соң ул миннән ераккарак китте һәм миңа үземә генә, мөстәкыйль шөгыльләнергә кушты. Бу хәрәкәтләрне миңа 30-40 тапкыр гына түгел, 100әр-150шәр тапкыр һәм аннан да күбрәк эшләргә туры килде. Ягъни тирләп пешкәнче, тәмам хәл беткәнче. Кыскасы, чечетка дәресләре, ким дигәндә, елга якын дәвам итте кебек. 
– Карале, минем ялгыз чыгышларым барысын да туйдырып бетерде бугай, – диде ул бер тапкыр. – Төп хәрәкәтләрне ару гына башкарасың, хәзер бөтерчек кебек әйләнергә  генә өйрәнәсең калды. Моның өчен тагын кимендә бер ел кирәк. Һәм бу элементны даими кабатлап тору мөһим. Әле шунда да чыкмаска мөмкин. Чөнки монда “чөнки”ләр бик күп. Көтик. Әмма бу безгә төрләндерү өчен икебезгә чыгыш ясап карарга комачау итми. Син каршы түгелме?
1953 елда (ул вакытта мин 9 сыйныфта укый идем) район мәдәният йортында ниндидер тантаналы чарадан соң үз гомеремдә беренче тапкыр тренерым Фатыйх Хафизов белән мин матрос биюен башкардым. Аллага шөкер, бер хатасыз!
Урта мәктәпне тәмамлаганчы әлеге номер белән районның башка сәхнәләрендә дә чыгыш ясарга туры килде. Институтта укыганда беренче курс студентлары белән очрашу кичәсендә номерны ялгызым башкардым. Сәхнәдән куып төшермәделәр. Әле тагын чакыргач, кабатларга да туры килде. Шушы номер белән Бөтендөнья студентлар һәм яшьләр фестивалендә катнашу өчен Алабуга шәһәре ансамбле составында Казанга бардым (1956 ел иде бугай). 
Боларда тренерымның зур хезмәте чагыла. Мин аңа бик рәхмәтле. Ул миңа үзешчән сәнгатькә юл ачты. Институтны тәмамлагач та мин ул юлны ташламадым. 

Марсель Вәлитов.
Мәскәү.
 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: