Мөслим-информ

Замана һәм замандашлар

– Шаяртмыйм, кызым. Күрше хатыннар сепаратка сөт аертырга безгә киләләр. “Урам аркылы миске күтәреп йөргәнче, сездә калдырып торыр идек. Өйдә май язарга дип калдырган сөт өстенең яртысы да калмый, бала-чага мәче урынына ялап бетерә”, – дип зарланалар. Ничек тыңламыйсың инде аларны, иптәш ...Әби, ни әйтергә белмичә, бераз тынып торды да:– Ни дип дәшим инде мин сиңа, исемеңне белмим, Ходаем...

Ихатага кергәннән бирле бер сүз дә дәшмичә, әби белән уполномоченныйның сөйләшкәнен тыңлап, спектакль карарга килгән тамашачыдай читтән күзәтеп торган Миңкамалның, ниhаять, кар базы янында теле ачылды:
– Биктимерова аның фамилиясе, әби. Шулай дип ата. Шуранны тикшерергә Мөслим тиңелте җирдән килде.
Аннары уполномоченныйга таба борылып: 
– Төшә күрмәгез, иптәш Биктимерова, анда караңгырактыр, егылырсыз. Әнә Хәйри өйдә эшен бетереп чыкты, ул төшәр!
– Минем эш бетмәде, ә башлана гына, – дип, бригадир кулындагы капчыкны күрсәтте.
– Каян таптың аны?– дип кызыксынды уполномоченный, кар базы ишегеннән башын чыгарып.
– Ларның түренә яшереп куйганнар. Өстендә иске чабаталар, тула оеклар, бушлат, палас аламасы. Тапмас дип белгәннәрдер инде! Эзләүче белеп эзләсә, табылыр! Минем борын овчарканыкы белән бер – яшерелгән әйберләрнең исен ерактан ук сизә.
– Эт борыны түгел, дуңгыз борыны синдә, Хәйри, – дип, Нурлыhода әби Рәйсәнең кыйналуы турында уполномоченный белән Миңкамалга бөртекләп сөйләп бирде.
– Аңлашылды, әби, чыннан да, кызганыч хәл булган. Бу мәсьәләгә сездә эшне бетергәч, кагылырбыз. Ә хәзер без сезнең хуҗалыкны тикшерүне дәвам итәбез. Каян алдыгыз бу капчыктагы икмәкне?
– Каян булсын, колхуздан.
– Кайчан?
– Узган көзне.
– Документын күрсәтегез.
– Нинди документ булсын бездә! Хезмәт көненә икмәк өләшкәндә бер кешегә дә документ ише нәрсә бирмиләр, кызым. Әнә колхоз кәнсәсендә хисапчы кенәгәсен карагыз, анда барысы да язылгандыр. Амбар кенәгәсендә дә булырга тиеш…
– Капчыкны ачып карыйк әле – арышмы, бодаймы, солымы анда, – дип, Миңкамал Хәйри кулыннан капчыкны үзенә алды да бер уч бодайны уполномоченныйга күрсәтте.
– Хәйри, сезнең бригада бодай урагына төштемени? – дип кызыксынды уполномоченный, уч төбендәге бодайлы кулын бригадирга таба сузып.
– Бодай сабакта утыра, җитешмәгән әле. Башта арышны, аның артыннан борчакны урып-җыясы бар.
– Димәк, бу былтыргы бодай булып чыга түгелме?
Хәйри, үзенең уңайсыз хәлдә калуын сизеп, уполномоченныйның уч төбенә текәлеп карап:
– Шу-ңа ох-ша-ган сы-ман! – диде, гаҗәпләнгәндәй, ишетелер-ишетелмәс кенә.
– Шуңа охшагач, бу бодай кайда сакланырга тиеш, синеңчә?
Хәйри нидер әйтергә дип ачкан авызын яба алмыйча торды.
– Ә сабакта утырган бодайны урып-сугып, бер-ике көн эчендә капчыктагы бодай хәленә җиткереп буламы?
– Булмас, дип уйлыйм, иптәш Биктимерова, – дип җавап бирде Хәйри көч-хәл белән.
– Булмагач, Миңкамал тотып торган капчыктагы бодай урлашу фактын тәсдикъ итә аламы?
Уполномоченныйның бу соравы бригадирның тез астына типкән кебек булды. Рәйсә янында корбан өстендә очынган карчыгадай кыланган Хәйри, ана карыныннан салам өстенә төшкән бәрән сыман, кая басарга белмичә торды:   
– Ал-мас, дип уй-лыйм, ип-тәш Бик-ти-ме-ро-ва.
Уполномоченный, Хәйринең хәлен аңлап, Миңкамалга борылды:
– Димәк, безнең комиссия үзенең актына, бу хуҗалыкта урлашу факты табылды дипме яки табылмады дип язарга тиешме?
– Минемчә,– диде Миңкамал, – табылды дип язарга безнең нигезебез юк, иптәш Биктимерова.
– Мин дә шулай уйлыйм, – дип, уполномоченный Нурлыhода Насыйрова хуҗалыгында тентүгә нокта куйды.
Хәйри берсүзсез басып калды.   
 Д о п р о с 
– Эшебезнең икенче өлеше, – дип дәвам итте уполномоченный сүзен, – безнең юридик практикада моңа кадәр очрамаган, гадәттән тыш, прокуратура тарафыннан каралмаган hәм Шуранга командировкага минем планга кертелмәгән эшне тикшерү. Аны  кайчан hәм кайда башкарабыз – иртәгә иртән авыл советындамы   әллә бүген үк шушы ишек алдындамы? 
– Иртән иртүк минем кеше куасы бар, – дип, уянып киткәндәй,  кырт кисеп җавап бирде Хәйри.
Миңкамал да иртән авыл советында налог түләмәгән берничә кеше белән очрашырга кирәклеген әйтте.
– Аңлавымча, сез сөйләшүне бүген үткәрү ягында. Мин бу фикерегез белән килешә алмыйм, чөнки Рәйсә белән Хәйри арасында килеп чыккан конфликт – уголовный эшкә тартырлык бик җитди мәсьәлә. Андый эшләрне аяк өсте колхозчы ихатасында башкармыйлар. Сорау алуны бары тик рәсми рәвештә авыл советы бинасында уздырырга кирәк. Минем тәкъдимем түбәндәгечә: сез, Хәйри, кешеләргә иртәгә чыгасы эшкә, ә сез, Миңкамал, налог түләмәгән кешеләр белән сөйләшүне бүген үк үзләренә әйтеп чыгыгыз. Бер сәгать вакыт җитәрме? 
– Җитмәс. Кимендә сәгать ярым кирәк, иптәш Биктимерова, – диде Миңкамал. – Өйгә кереп бераз капкалап та аласы бар. Иртәдән бирле авызга сыңар бал калагы су да кермәде ич!
– Ярый, сезнеңчә булсын. Без сезнең белән иртәнге сәгать җидедә авыл советы бинасында очрашырбыз. 
– Миңкамал, – диде уплномоченный, – безгә протокол оформить итәргә кирәк булыр. Шуңа күрә безнең сөйләгәнне ялгышмыйча язып барырлык кешене укытучылар арасыннан сайлап, авыл советына чакыртыгыз. 
– Сайларлык кеше юк шул безнең авылда, иптәш Биктимерова. Шул мәктәп директоры Фәтхиев Нурлыгыйлем абыйны яисә Крәш. Шураннан башлангычларны укыткан Фрол Романычны чакырсаң гына инде. 
– Миңа барыбер – Нурлыгыйлем ни, Фрол Романыч ни. Тик әйбәт язсын.
Нурлыгыйлемне таба алмагач, авыл советы дежурные, Крәш. Шуран ягына чыгып, Фрол Романычка кагылды. Бәхеткә каршы, 70нче яшьне куып килгән карт өй сәкесендә черем итеп ята иде. Гомере буе башлангычта йөк арбасының арткы тәгәрмәченнән аз гы-на калкып килгән балалар белән эшләп,  холкы, фикерләве hәм сөйләшүе белән Фрол Романыч гел шул балаларга охшап беткән иде. Дежурныйга отказ бирмәде. 
– Ярар, чыгармын. Бик җаваплы эш инде. Алай-болай хата җибәрсәң, кәтер китәсеңне көт тә тор, – диде ул. 
– Синең белән минем ише картлар кәтер нәчәльникләренә кирәк булмас, Фрол Романыч. Курыкма, – дип тынычландырды бабайны дежурный.
Очрашу – ә ул чынбарлыкта рәсми сорау алу булып чыкты – авыл советы бинасында билгеләнгән вакытында башланды. Бернинди кереш сүзсез Биктимерова, дилбегәне үз кулына алып, төн эчендә шактый тынычланган бригадирга рәсми тон белән мөрәҗәгать итте. 
– Хәйри, сезгә берничә соравым булыр. Беренчесе. Нурлыhода әби гаиләсе сезнең гаилә белән тугандашмы?
– Түгел. 
– Икенчесе. Тугандаш булмагач, ул йортка кем рөхсәте белән кердегез?
– Аларга мин үз йомышым белән түгел, колхоз эшенә кеше куганда кердем.
– Бу сезне акламый. Нинди эш белән керсәгез дә, сез генә түгел, башка җитәкче яисә рәсми эш башкарган кеше дә рөхсәтсез чит гаилә йортына керергә тиеш түгел. Колхоз эшен башкарырга колхоз идарәсе бар. Гомумән, бу җавабыгыз миңа гел аңлашылмый. Әле генә сез «колхоз эшенә кеше куганда» дип әйттегез. Мин дөрес кабатлыйммы бу сүзләрегезне? 
– Дөрес, иптәш Биктимерова. 
– Дөрес булса, ни өчен кешене эшкә куарга кирәк? Сыерны, кәҗә-сарыкны көтүгә куарга мөмкин, атны куаларга мөмкин. 
Авыл җирендә туып үсмәгәч, миңа «кеше куу» дигән сүз кайбер җитәкчеләр телендә ниндидер сәбәп белән сакланган кыргыйлыкны хәтерләтә. Мин яшәгән шәhәрдә ит комбинатына көтүе белән терлек куып китерәләр иде. Терлек – аңсыз җан иясе, аны куаларга ярый. Бу аңлашыла. Ә кеше аңлы, үзе башкарган эш өчен үзе җавап бирә ала. Ни өчен Тат. Шуран кешеләрен эшкә куарга кирәк – монысы аңлаешлы түгел.  
(Дәвамы бар).

Марсель Вәлитов.
Мәскәү.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: