Мөслим-информ

Замана һәм замандашлар

Рига капкаларына каравылчы куюның төп сәбәбе – ачлык. Колхозчы гаиләсендә хезмәт көненә алган икмәк, тартып-сузып тотуга карамастан, җәй көненә кадәр җитми. Язын утыртудан калган бәрәңгене май-июнь айларында санап кына пешерә башлыйлар.

Дәвамы.
Капкаларны көне-төне я чират белән, я колхоз идарәсе, һич тә булмаса, авыл советы карары нигезендә билгеләнгән ир-ат саклый. Аның функциясе, бер яктан караганда, бик гади: “Всех пускать, но никого не выпускать!” Икенче яктан – бик катлаулы: рига территориясенә эшләргә кергән кеше сакчының я туганы, я якын танышы, я аларның балалары булып чыга. Бу каравылчыны ике ут арасында калдыра: “күпне” күрсә – туганнары каршында, күрмәсә – колхоз каршында, димәк, хөкүмәт каршында гаепле булып кала. 
Рига капкаларына каравылчы куюның төп сәбәбе – ачлык. Колхозчы гаиләсендә хезмәт көненә алган икмәк, тартып-сузып тотуга карамастан, җәй көненә кадәр җитми. Язын утыртудан калган бәрәңгене май-июнь айларында санап кына пешерә башлыйлар. Сауган сөтнең яртысыннан күбесен хөкүмәт үзенә алып кала. Чәчеп-үстереп, урып-җыеп, чистартып, амбарларга салган ашлык фашистларга каршы сугышта җәрәхәтләнгән халык хуҗалыгын торгызуга китеп барды. Ригада өелеп яткан көшелләрдән бер уч, күп дигәндә ярты кесә булса да, өйгә арыш алып кайту хыялы эшкә баручыны канатландырган бердәнбер стимулга, аның якты дөньяда яшәү өчен көрәшүенең бер формасына әйләнде. 
Капкада торган каравылчы ригада эшләгән халыкның бу хыялын гәҗиттән укып, яисә колхоз рәисеннән, яки район үзәгеннән килгән уполномоченныйдан ишетеп түгел, үз гаиләсе, үз тормышында татып белде. Авылдашларының хыялы аның да хыялы булды. Ул да, бер уч яки ярты кесә арышны өйгә алып кайту турында хыялланып, капка төбендә басып торды. Капка саклаучы итеп бүген сугыш кырларында бер аягын калдырып кайткан, тыныч холыклы, сабыр, өч Шуранда яшәгән авылдашларының берсенә дә авыр сүз әйтә алмаган Әндрине җибәргәннәр. 
– Җәмәгать! – диде ул, өйләренә таралырга дип, капка төбенә җыелган хатын-кызларга мөрәҗәгать итеп. – Социалистик милекне саклауга партиябез дә, хөкүмәтебез дә зур игътибар бирә, ул милеккә кулларын сузган кешеләргә каршы көрәшне киң җәелдерергә чакыра. Шуңа күрә туп-туры әйтәм: арагызда ялгышып кесәсенәме, оек эченәме, башка җиренәме арыш салган кеше булса, ригага бушатып килегез. Бер уч арыш белән тамагыгыз туймас, ләкин үзегезгә, туганнарыгызга зур бәла китерер. Мин сезнең хәлне аңлыйм, сез дә минекен аңлагыз. 
Берничә минут икеләнеп торганнан соң, байтак кына хатын-кызлар, сукрана-сукрана, ригага юнәлде. Капка янына, бәләкәй арбада елап яткан баласын тартып, Мәүлидә килде. 
– Әндри дәдәй, мине чыгарып җибәр инде, ишетәсең бит, балам акыра. Ул ач бит, күкрәк сөтем бетте… 
– Ишетәм дә, күрәм дә. Әгәр дә бишегеңдә, я кесәләреңдә арыш булмаса, кайтып кит. Булса, үзеңә үпкәлә, мин сине тенти алмыйм. 
Мәүлидә, тоткынлыктан ычкынгандай, баласын юата-юата, арбасын тартып капкадан чыгып китте. Калган хатын-кызлар дулкынлана башлады. 
– Безне кайчан чыгарасың? Тентесәң – тенте, тентемәсәң, безне дә болай гына чыгарып җибәр, кеше аралама, Әндри дәдәй. Безне дә өйдә балалар да, карт-коры да көтә. 
– Ни җаным белән хатын-кызларны тентим – нимес полицае түгел бит мин. Барыгыз, кайтып китегез. Әйтәсе сүземне сезгә әйтеп бетердем. Тотсалар, үзегезгә үпкәләрсез, – диде дә капканы киереп ачып җибәрде. 
Бу хәл шома гына үтмәде. Авыл советы рәисе булып өч ай элек кенә эшли башлаган Миңкамалга Әндринең бу эшен шул ук кичне, ишек алдында сыер савып утырганда ук җиткерделәр. Төнен йокламады Миңкамал, иртәгәсен дежурный аркылы авыл советы әгъзаларын кичке сәгать сигезгә утырышка чакыртты. Сигезгә билгеләнгән утырыш тугызда башланды, ә Әндринең тәртибен тикшерү унбергә кадәр сузылды. Гимнастеркасында дары исе дә җилләп бетмәгән сугышчы үз гаебен танымады. 
– Авыл советы сиңа ышанып, Әндри дәдәй, бик җаваплы эш башкарырга кушты, – диде Миңкамал. – Бу бурычны син тиешенчә үти алмадың, ягъни ышанычыбызны аклый алмадың. Сәбәбен аңлат әле, – дип, Миңкамал мәсьәләне кискен итеп куйды. 
– Моның сәбәбен эзләп, әллә кая барасы юк, Миңкамал, – дип башлады сүзен Әндри. – Әгәр дә, Ходай күрсәтмәсен, сине чит ир-ат, мәсәлән, мәктәп директоры Фәтхиев Нурлыгыйлем халык алдында тенти башласа, үзеңне ничек хис итәр идең? 
– Әстәгемә! Үлмәсәң, бу дөньяда әллә ниләр ишетерсең! Ни сөйлисең син, Әндри дәдәй?! 
– Менә шулай, туганкаем! Ындыр табагында эшләгән хатыннар да шундый ук фикердә. Мисал өчен, бәләкәй арбасын тартып, минем янга Мәүлидә килеп ялвара башлады. Аның ире дә, минем сыман, бер ел элек фронттан инвалид булып кайтты. Авыл советы фикере буенча, мин шул инвалид хатынын халык алдында тентергә тиеш идем, шулаймы? Кыскасы, хатын-кызларны тентергә ир-атны билгеләп куюыгыз миңа аңлашылмады. Ярый, сезнеңчә, мин аларны тентедем ди. Икенче көнне мин урамга ни йөзем белән чыгыйм да, ул Мәүлидәнең ире белән, Мәүлидәнең үзе белән ничек исәнләшим? 
Миңкамал, авыл советы ясаган мондый адымның уйланып җиткерелмәгәнен, ә үзенең ике ут арасында калганлыгын аңлап, кызара төште. “Дөрес, Әндри дәдәй, без ялгышканбыз”, дип әйтсә, өстән тикшерүче килеп, шелтәләр, ә “Авыл советы тапшырган эшне син тулысынча башкарырга тиеш идең”, дип әйтсә, сугыш инвалиды каршында да, халык алдында да оят булыр. 
– Әндри дәдәй, – диде Миңкамал, байтак кына икеләнеп, сүз башлый алмыйча утырганнан соң. – Синең сүздә дә хаклык бар – авыл халкы бер-берсе белән атлаган саен очраша, бер-берсенә йомышка йөри, йомыш бирә, туганлаша. Авыл советының сиңа биргән поручениесен дә ялгыш дип әйтеп булмый, чөнки авыр хезмәт түгеп үстергән икмәкне саклау халкыбыз фашистлар белән сугышта кан койган көннәрдә безнең изге бурыч булып торганын син яхшы анлыйсың. 
Шуңа күрә без бүген, ындыр табагында җибәрелгән хаталарны алдагы көннәрдә кабатламас өчен, тиешле чаралар күрергә, беренче чиратта тентү эшенә нигездә хатын-кызларны билгеләргә, дигән фикергә килик. 
Бу тәкъдимгә каршы килүче булмады. 
(Дәвамы бар). 
Марсель Вәлитов. 
Мәскәү. 
Фото – Тат. Шуран мәктәбе 
музееннан.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: