Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

ТАССРның 100 еллыгына. Заман һәм замандашлар

Дөньяда яшәгән hәрбер кеше атлаган саен тарихи урынга баса, чөнки күп меңләгән еллар элек ул баскан җирдә аның бабаларының бабалары, аларның да бабалары яшәгән, көрәшкән, сугышкан, җимергән, яңадан төзегән, яңа буыннарга нигез салган, табигать тудырган мөмкинлекләрне үз ихтыяҗларына яраклаштырырга тырышкан. Бөтен проблема шунда – кеше, төрле сәбәпләр белән, баскан җиренең тарихын белеп бетерә алмый яки белеп бетерүнең киләчәк буыннар өчен әhәмиятен тиешенчә бәяли алмый.

Безнең район бу хакыйкатьтән чыгарма түгел. Менә Мөслим белән кушылып барган Катмыш авылы. Уйлап карасаң, бик шомлы исем бу. Күз алдымда – авыл янындагы зират, каберләр өстендә берләре кыегаеп, икенчеләренең җир астыннан өсте генә чыгып торган кабер ташлары. Безнең буын өчен ят булган гарәп алфавиты белән, ташны чокып, хәрефләрне бер-берсенә бәйләп язылган сүзләр. Матур итеп, тигез итеп, сокланып карарлык итеп оста куллар язган ул сүзләрне. Кем сөякләре ята ул ташлар астында? Нинди вакыйга hәм кайчан булып узган ул Катмыш авылы янында? Ни өчен ул каберләрне терлекләр генә түгел, кешеләр дә таптап йөрде? Ни өчен ул зират койма белән дә әйләндереп алынмады? Рус телендә бу хәлне тасвирлаган бик акыллы hәм көчле әйтем бар: “Иваны, не помнящие своего родства”. Безгә дә кагыла түгелме соң бу сүзләр? Мөслимнән өч чакрым чамасы ераклыкта Метрәй авылы утыра. Метрәй – Дмитрий исеменең татарча варианты. Метрәй авылында татар халкы яши. Аның күбесенең күңелен гомер-гомергә “Ни өчен татар халкы яшәгән авыл татар исемен йөртми?” дигән сорау тырмап килде. Димәк, үзебезнең авыл, үзебезнең район, үзебенең республика тарихын белеп бетермибез. Безнең буын, мәсәлән, мәктәптә “Борынгы заман тарихы”н, “Яңа тарих”ны укыды. СССР тарихын да өйрәндек. Ә ни өчендер безгә, Татарстанда туып үскән балаларга, Татарстан тарихын укытмадылар. Башка республикаларда да шундый ук хәл булгандыр кебек. “Ни өчен татар халкы яшәгән авыл татар исемен йөртми?”, “Ольгино авылы исеме кем кызы яки хәләл җефете хөрмәтенә”, “Усы авылы hәм Усы елгасы исеме нинди мыек хөрмәтенә бирелгән микән?” Шундый hәм башка сорауларга җавап бирү өчен Петр I заманына кайтырга туры килә. Күп кенә тарихи чыганакларга караганда, Мөслим төбәге XVII-XVIII гасырларда бакыр рудниклары hәм бакыр эретү заводлары белән тарихка кергән. Моның белән төбәгебез Русия патшасының яшерен киңәшчесе В. Н. Татищевка* бурычлы. Василий Никитич патшаның металлургия сәнәгатен үстерү сәясәтен тормышка ашыруда зур хезмәт куйган. 1738нче елның 5 гыйнварында Ык буе бакыр рудниклары (Иковские медные рудники) турындагы, ә шул ук елның 21 августында Минзәлә волостенда казенный Ык бакыр эретү заводы (казенный Иковский медеплавильный завод) төзү турында ордерын чыгара. Патшаның Баш канцеляриясе бу документларны рәсми рәвештә беркетеп куя. Ык буйларында төзеләчәк завод тирәсендәге радиусы 40 чакрым (42,4 км) мәйданда Ногайбәк, Карамалы, Тамьян, Соколово, Тойгелде – барлыгы 118 бакыр руднигы ачыла. Бакырга иң бай рудник булып Тойгелде руднигы саналган. Иштирәк бакыр эретү заводын (“Иштиряковский медеплавильный завод”) Усы елгасы, Иштирәк чишмәсе (башка берничә чыганакларда Иштирәк елгасы), Байряш (татарчасы Вәрәш булырга мөмкин) елгасының Ыкка койган урыныннан – 5 чакрым (5,3 км), Минзәләдән көньякта – 50 чакрым (53 км), Нагайбәк (Ногайбәк) ныгытмасыннан 15 чакрым (15,9 км) ераклыкта төзергә планлаштырыла. Әзерлек эшләре кичекмәстән башлана: булачак завод урыны чистартыла, руда, төзелеш материаллары ташылып куела. 1749нчы елның 17 июнендә заводны төзү эшләре башлана. 1750 елда озынлыгы 45 сажин (96 метр), киңлеге: аста 15 сажин (32 метр), өске якта 10 сажин (21,1 метрлы) булган буа төзелә башлый. Шул ук елны Казан сәүдәгәре hәм промышленнигы С. Е. Иноземцев җирле башкортлар белән 50 елга җир арендалау турында килешү төзи. Завод янында Иштирәк авылына (соңрак Ольгино авылы) нигез салына. Ләкин, булачак завод тирәсендәге рудникларда бакыр рудасының аз булуы сәбәпле, төзелеш эшләре туктатыла. Югарыда күрсәтелгән 118 рудникның бары тик 13е генә файдаланыла. Шуңа күрә хөкүмәт булачак казенный заводны, төгәлрәге, ташылган рудаларын, төзү материалларын завод тирәсендәге җирләре белән С. Е. Иноземцевка сатып бирә. С. Е. Иноземцев заводны төзеп бетерә hәм эшләтә башлый. Завод 100 ел кара бакыр (ягъни башка рудалардан чистартылып бетмәгән) эретеп чыгарып, чистартырга (рафинирование) Кукмарадагы Таиш заводына җибәрә. Бер гасыр эчендә бу ике завод 222 633 пот (3646,7 тонна) бакыр бирә. Завод күп мәртәбләр кулдан кулга күчә. XIX гасырда аңа алпавыт Хвощинскийлар хуҗа була. Күп чыганакларда князь хатыны Софья Григорьевна Хвощинская искә алына. Дмитрий – Софья Григорьевнаның улы, ә Ольга – кызы. Ольгино – Ольга туу хөрмәтенә бу авылга бирелгән исем. Метрәй авылы да аның улы Дмитрий исемен йөртә. Берничә елдан милек белән Ольга үзе идарә итә башлый. Ул (тарихка Ольга Берг буларак кереп калган) үзенең 7551 дисәтинә җире белән Минзәлә уездында иң бай җир биләүче булып исәпләнгән. –––––––– *Василий Никитич Татищев (1686-1750) – күренекле Русия тарихчысы, галим, дәүләт эшлеклесе, этнография, география hәм башка фәннәр өлкәсендәбүгенге көндә дә актуаль хезмәтләр, шул исәптән “История российская с древнейших времен” дигән фәнни хезмәт калдырган. 1720-1722 hәм 1734- 1737 елларда Уралдагы казенный заводлар белән идарә иткән. 1741- 1745 елларда Әчтерхан (Астра- хань) губернаторы булып эшләгән. (Татарстанның элекке Тәтеш районы һәм Таиш заводы Василий Никитич исеме белән бәйләнгән булырга мөмкин).

(Дәвамы бар).

Марсель ВӘЛИТОВ.

Мәскәү.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X