Мөслим-информ

Югары табышка йөз тотып

Моңа кадәр җәй буе кояш кебек балкып утыручы көнбагыш басулары Башкортостан һәм Оренбург якларында гына дип белә идек. Бүген инде андый кырлар үзебездә дә җитәрлек.

Аграрийлар соңгы елларда көнбагыш, рапс кебек техник культуралар игүгә игътибар бирә башлады. Бу аңлашыла да, чөнки һәр җитештерүче кебек үк авыл хуҗалыгы тармагында да ахыргы экономик күрсәткечләрнең нәтиҗәлелегенә ирешү өчен тырышалар. Ягъни җирләрдән мөмкин кадәр зуррак күләмдә керем алуны максат итеп куялар. Соңгы елларда сәүдә базарында техник культураларга сорау да зур, сату бәяләре дә артып тора. 
Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, моннан биш ел элек районда техник культуралар мәйданы нибары 3 мең 500 гектар тәшкил иткән. Анысы да рапс булып, гектарыннан нибары 9 центнер уңыш алынган. 
– Биш ел дәвамында чәчү структурасында югары табыш китерүче техник культуралар мәйданы дүрт тапкыр диярлек артты. Хуҗалыклар әлеге төр культураларның төрлесен – горчица, җитен, соя, рыжик (шепкән) чәчеп карады. “Намус” агрофирмасы ике ел рәттән зур мәйданнарда шикәр чөгендере икте. Быел район буенча маржиналь культураларга 12 мең 785 гектар урын бүлеп бирелгән иде. Аның 8 мең 680 гектарын рапс алып торды, калган мәйданнарда көнбагыш үстерелде, – ди район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ренат Вәлиев. 
Эре агрофирмалар белән бергә “Авзалов”, “Нуретдинов” крестьян-фермер хуҗалыклары, Илнар Биккинин, Ринат Сәхипгәрәев кебек кече фермерлар да рапс үстерә башлады.
Белгечләр сүзенә караганда, быел техник культураларга ел уңай килгән. Урып-җыю чорында һава шартларының уңай торуы техник культураларга майлылык буенча кондициягә җитәргә мөмкинлек биргән. Уңыш та яхшы чыккан: көнбагышның гектар биреме узган ел уртача 16 центнер булса, быел бу күрсәткеч 23 центнерга җиткән. Рапстан 17 центнер уңыш алынган. 
– Хуҗалыклар маржиналь культураларны үстерүдә яңа технологияләрне кыю куллана. Гибрид сортлар чәчү, составында уңышны арттыручы микроэлементлар булган ашламалар куллану, безнең җирлеккә яраклашкан сортларга өстенлек бирү гектар биремен арттырырга ярдәм итә. “Август-Мөслим” агрофирмасының тәҗрибә басуларында, мәсәлән, көнбагыш һәм рапсның 60тан артык сортын чәчеп, сынап карыйлар. Агрофирмада бөртек өчен кукуруз да үстерәләр, – ди Ренат Вәлиев.
“Август-Мөслим” агрофирмасында көнбагыш һәм рапсны “Казан май-экстракция заводы” акционерлык җәмгыяте белән алдан төзелгән контракт нигезендә үстерәләр. Рапсның гектарыннан – 19, көнбагыштан 25 центнер уңыш алганнар. 
– Бу культураларга сорау зур. Чистартылган чималны заводның үзеннән килеп алалар. Сату бәяләре яхшы. 1 кг көнбагышның үзкыйммәте – 13 сум, рапсныкы 15 сум тәшкил итә, – ди агрофирманың баш экономисты Айзат Шәгалиев.
“Туган як” агрофирмасында да чәчү әйләнешенә техник культуралар күптән кертелгән. 4-5 ел элек кенә рапсны 350 гектарда үстергән булсалар, быел аның мәйданы 850 гектарга җиткән. Киләсе елга 1400 гектарда чәчәргә планлаштыралар. Көнбагыш чәчүлекләре 1200 гектар мәйдан били. 
– Әлеге культуралар рентабельле булуы белән җәлеп итә. Бөртеклеләргә караганда сату бәясе 2-2,5 тапкырга югарырак. Рапсны реализацияләп бетердек инде. Складларда чистартылган, киптерелгән 2750 тонна көнбагышыбыз бар, – ди агрофирманың генераль директоры Рәдиф Габидинов. 
Киләсе елда районда чәчү структурасында техник культуралар мәйданы тагын да артачак, ди авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре. “Намус” агрофирмасы кабат шикәр чөгендере игүгә алыначак. Көздән 2500 гектардан артык мәйданны әзерләп куйганнар.

Әлфинур Ногманова.

Автор фотосы.
 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: