Мөслим-информ

Йосылу

Йосылу нечкә күңелле, матурлыкка, табигатькә сизгер, күзаллавы бик тә якты, ачык төсмерле. – Туган авылыңа кайткалыйсыңмы? – дип сорадым. – Үткән ел кайткан идем, андагы үзгәрешләргә исем китте! Иң беренче таныш сукмаклар буенча чишмәгә төштем, чөнки чишмәмне бик сагынам! Салкын чишмә челтерәп, җырлап ага иде. Хәзер үзгәрткәннәр инде: бүлеп алганнар да, суын авылга кудырталар, кешеләр суны урамга гына чыгып, колонкадан алалар, чишмә челтерәвенең тәмен белмичә... Авылыбыз тагын да кечерәя төшкән: яшьләр авылны ташлап китәләр икән, колхоз беткәч, эш калмаган.

(Ахыры.)

Йосылу нечкә күңелле, матурлыкка, табигатькә сизгер, күзаллавы бик тә якты, ачык төсмерле.

– Туган авылыңа кайткалыйсыңмы? – дип сорадым.

– Үткән ел кайткан идем, андагы үзгәрешләргә исем китте! Иң беренче таныш сукмаклар буенча чишмәгә төштем, чөнки чишмәмне бик сагынам! Салкын чишмә челтерәп, җырлап ага иде. Хәзер үзгәрткәннәр инде: бүлеп алганнар да, суын авылга кудырталар, кешеләр суны урамга гына чыгып, колонкадан алалар, чишмә челтерәвенең тәмен белмичә... Авылыбыз тагын да кечерәя төшкән: яшьләр авылны ташлап китәләр икән, колхоз беткәч, эш калмаган.

Элеккеге мәктәп бакчасында без утырткан алмагачлар һаман исән икән…Түлке картайганнар инде...

Солтангәрәй бабамнар бакчасы турына җиткәч, бәләкәй чагым искә төште... Бабамнарның бакчасы зур иде. Без әнкәй белән бәрәңге утыртырга да, алышырга да бара торганыек. Аларның бакчасында зур нарат үсә иде. Аның күркәләре шундый күп коела, самавыр кайнатырга шәп! Самавыр бик тиз кайнап чыга торганые. Ул нарат һаман да утыра әле! Шаккатмалы!

– Ничә ел микән инде сиңа? Бик карттыр инде син! – дидем. – Миңа да бит хәзер илле өч яшь, мин бәләкәй чакта ук зур нарат идең бит, – дип бик озак карап тордым. Шулай итеп, карт нарат белән дә сөйләштем! Кеше ишетсә, «юләрләнгән бу, агачлар белән сөйләшә башлаган», – дияр.

Шуңа игътибар иттем: Йосылу табигатьне, хайваннарны да, үсемлекләрне дә бик якын кабул итә, аларда акыл ияләренә хас сыйфатлар күрә. Нәрсәдән шулай микән дип уйлыйм... Бәлки бу милли сыйфаттыр? Мәҗүсиләр чолгап алган бар нәрсәне җанлы итеп, аларга табынганнар. Ләкин Йосылу дини тәрбия алып үсмәгән бит, совет чорында барыбыз да диннең нәрсә икәнен белмәдек, атеист итеп тәрбияләделәр.

Май аеның җылы, якты төннәре, һич караңгы төшми. Сәгать унбердә китап укырлык. Йокы да килми. Режим бозып, каеннар астындагы эскәмиядә рәхәт чигеп утырабыз. Күк йөзе, ниһаять,караңгыланды.

– Йолдызлар чыкты, – диде Йосылу.

– Карале, Кама өстендә йолдызлар ничек эре! – дидем күккә карап.

– Сәфәрдә укыганда ындыр табагына эшкә чыккаладык, кичке сменага. Сентябрьдә иртә караңгылана бит. Арыгач, бодай көшеленә ятабыз да йолдызлар саный башлыйбыз. Гел санап булмый икән аны! Ялгышыла! Я эшкә чакырып алалар. Тәки санап  булмады!

– Ә менә мин санадым! – дидем шаяртып. – Күктә безгә күренгән йолдызлар өч мең!

– Ничек? – диде Йосылу, гаҗәпләнеп. Мин түзмичә көлеп җибәргәч, шаярганны аңлады.

– Аларны астрономнар санаган инде, безгә санап торасы юк! Йосылу, йолдыз марича ничек була?

– Шудыр.

– Ә кояш?

– Кече. Без Клара белән икебезгә ике йолдыз билгеләп куйганыек. Күктә йолдыз атылса, теләк тели идек.

– Нәрсә тели идегез?

– Бәхет теләгәнбездер инде.

– Теләкләрегез кабул булдымы соң?

Йосылу бераз уйланып торды.

– Мин язмышымнан канәгать. Клара яраткан кешесенә бара алмады. Кияүгә чыкканые, ире иртә үлде. Өч баласы бар. Зурлар инде, үз семьялары белән яшиләр. Кайткан саен, аның белән очрашабыз. И дус та идек инде... Ул да җырларга ярата. Ул вакытлар сагынып сөйләргә генә калды шул. Гомерләр узгач кына аңлыйсың икән бит аны. Иң күңелле, иң кадерле, иң бәхетле чак булган икән бит ул укыган чак!

«Йолдызларны кабызалар икән, димәк, алар кемгәдер кирәк» дигән шагыйрь. Йосылу нәкъ шундыйларның берсе икән бит! Ул түбәнгә, аяк астына гына карап йөрүчеләрдән түгел, күңеле биеклеккә, йолдызларга ашкына! Үзе кебек яхшы, изге күңелле кешеләргә тартыла! Кешеләрне, табигатьне, тормышны ярата, шуның өчен кылган бар гамәле изгелеккә юнәлгән.

– Зөһрә апа, фотограф килгән, әйдә карточкага төшәбез! – дип Йосылу ашыгып кайтып керде.

Елга буена төштек. Зур гына таш өстенә басып, Кама  киңлегендә бер мизгелне мәңгеләштердек. Күпмедер вакыттан соң ул мизгел дә бик күңелле, бәхетле чак булып тоелыр...

Аерылышу ямансу булды...

– Рәхмәт сиңа, Йосылу! Бик күңелле яшәдек! – дидем.

– Миңа ни өчен? Сиңа рәхмәт! Башта борчылган идем. Минем ише колхозчы белән аралашмас дип. Зөһрә апа, менә истәлек итеп, күңелеңә кайсы ошый, шунысын ал! – Йосылу минем алга күз явын алырлык оекбашлар һәм бияләйләр куйды. Аптырап калдым...

– Ал инде, ал! Ату алмасаң, үпкәлим, – дип көлеп җибәрде.

Бик матур бияләйне алдым: «Оекбаш тиз туза, бияләйне озак киясең», – дидем. Бу кадерле бүләккә җавап итеп нәрсә бирим микән?

– Зөһрә апаңны искә алганда сөртерсең, – дип болын чәчәкләре исе килгән, үзем ярата  торган «Жизель» дигән духи бүләк иттем.

Мине алырга ирем шоферын җибәргән иде. Уртача буйлы, кара мыеклы чибәр шоферны күреп, Йосылу пышылдады:

– Зөһрә апа, ирең килдемени?

– Юк, ирем түгел, шоферы.

Кочаклашып саубуллашканда икебезнең дә күзләребездән тыелгысыз яшьләр тәгәрәде...

Моңсу... Аерылышу һәрчак моңсу... Егерме көн эчендә туганлаштырган, күңел түренә гомерлеккә онытылмаслык булып кереп утырган дуслык – дөньяга, кешеләргә, табигатькә, матурлыкка карата Йосылу белән безнең фикерләр уртаклыгы булгандыр... Яңадан очрашмасак та, бу якынлык, ерактагы йолдыз кебек, күңелләребезне яктыртып торыр...

Йолдызларны кабызалар икән, димәк, алар кемгәдер кирәк...

Роза Хәбибуллина.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: