Мөслим-информ

Йорт хайваннарын вакцинацияләү үткәреләчәк

Вакцинацияләү бушлай башкарыла.

28 сентябрьдә Бөтендөнья котыру авыруына каршы көрәш көне билгеләп үтелә. Шушы көнгә әзерләнү һәм үткәрү кысаларында район ветеринария берләшмәсе йорт хайваннарын – этләрне һәм песиләрне вакцинацияләү үткәрә. Бу чара 16 сентябрьдә башланып, 27 сентябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Вакцинация Мөслим авылы, Октябрьская урамы, 44 йорт адресы буенча 8.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр УАЗ автомобиленә көйләнгән күчмә мобиль пунктта үткәреләчәк. Вакцинацияләү бушлай башкарыла. Белешмәләр өчен телефон 8-85556-2-47-30.

16+

Фото-Pixabay.com

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: