Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Йолдызнамә (20-26 май)

Бу атнада безгә йолдызлар нәрсә вәгъдә итә соң?

Кучкар (21 март-20 апрель)

Бу атнада Кучкарларга көтелмәгән уңыш елмаер: инде күптәннән омтылган максатларына ирешерләр. Беркемнең дә сүзенә карамыйча, үзегезгә ничек кирәк шулай эшләсәгез, яхшырак булыр. Йолдызлар интуициягезгә таянырга куша.

Үгезбозау (21 апрель-20 май)

Үгезбозауларның энергиясе ташып тора. Вакытларын дөрес итеп бүлсәләр, дәрт-дәрманнары җир җимертеп эшләргә дә, рәхәтләнеп ял итәргә дә җитәр. Акча мәсьәләсенә яки карьерага кагылышлы хәбәр килеп ирешергә мөмкин.

Игезәкләр (21 май-21 июнь)

Игезәкләрнең тормышларына ниндидер үзгәрешләр кертәсе килеп торган мәле. Иң беренче чиратта өйдәге, эш урынындагы кирәкмәгән әйберләрдән котылыгыз һәм тынычлыгыгызны бозган, гел тәнкыйтьләп торган кешеләр белән арагызны өзегез дип киңәш бирә йолдызлар. Туганнар белән аралашу өчен уңай көннәр.

Кысла (22 июнь-22 июль)

Бу көннәрдә аз сөйләшергә, күбрәк күзәтергә, шул күзәтүләрдән чыгып нәтиҗәләр ясарга тырышыгыз. Үзегез өчен бик тә кирәкле мәгълүматка ия булачаксыз. Һич уйламаганда, керем чыганакларыгыз артырга мөмкин.

Арыслан (23 июль-23 август)

Акча белән бәйле мәсьәләләрне хәл итәр, бурычлардан котылыр өчен шәп атна. Йолдызлар үзләре сезгә көч биреп тора. Тормышыгызда бик кызыклы вакыйгалар килеп чыгасына әзер булыгыз. Дусларыгызга яңалары өстәләчәк, аралашу даирәсе киңәячәк.

Кыз (24 август-23 сентябрь)

Кызларны күптәннән борчып торган бер проблема көтмәгәндә хәл ителеп куячак. Хыялларын тормышка ашыру өчен Кызларга иренмәскә генә кирәк, барысы да үзегезнең кулыгызда.

 

Үлчәү (24 сентябрь-23 октябрь)

Авызыгызны чамалабрак ачыгыз: ялгыш кына кемнеңдер сезгә генә ачкан серен «сату» яки кирәкмәгән сүзләр ычкындыруыгыз ихтимал. Ялгыш бер сүз аркасында якын кешегезнең үзегезгә карата хөрмәтен югалта күрмәгез.

Чаян (24 октябрь-22 ноябрь)

Ниһаять, Чаяннар да тынычлап ял итә алачак: аларның күңелен борчып торган проблемалар чишелеш табар. Шуны истә тотыгыз: коллегаларыгыз һәм якыннарыгыз белән мөнәсәбәтләр сүзегезне үлчәп сөйләвегезгә бәйле.

Укчы (23 ноябрь-21 декабрь)

Гомумән алганда, Укчылар өчен уңай атна. Эчке сиземләвегезгә таяныгыз. Фантазиягезне эшкә җиксәгез дә зыян итмәс. Иҗади башлангычлар өчен уңышлы чор. Яңа көч белән яңа проектларга алынырга мөмкин.

Кәҗәмөгез (22 декабрь-20 гыйнвар)

Зурдан кубып зур эшләргә тотынырга җыенсагыз, иң элек үзегезгә «Булдыра аламмы?» дигән сорауны биреп карагыз. Юкса, көймәгез комга терәлмәгәе. Сабыррак булыгыз, шулай иткәндә генә уңышка ирешерсез.

Сукояр (21 гыйнвар-18 февраль)

Йортыгыз, гаиләгез белән бәйле планнарыгызны тормышка ашыра башлау өчен әйбәт вакыт. Бурычка акча бирмәгез, кулыгыз белән биреп, соңыннан аягыгыз белән йөреп алырга туры килмәгәе.

Балык (19 февраль - 20 март )

Бу атнаны балалар тәрбияләү һәм яраткан шөгыльгә багышласагыз, яхшырак булыр. Белем күтәрү өчен әйбәт атна. Конфликтка кермәскә тырышыгыз. Ялларны өйдәгеләр белән бергәләшеп ял итеп үткәрү яхшырак булыр.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X