Мөслим-информ

Йодрык кадәрле йомры бәрәңге!

Җәй башындагы озакка сузылган яңгырлар авыл халкын хафага салды. "Быел бер әйбердән дә уңыш алып булмаячак, бәрәңге сабагында ук череп бетәр", - дип борчылдык.

Хактан да, күп бакчаларда фитофтороз авыруы, җәй уртасында ук бәрәңгенең сабагын каралтып, корытып бетерде. Вакытында дәвалаучылар әлеге гөмбә авыруының азуын туктата алды. Кайбер участокларда ул бөтенләй булмады. Инде халык август уртасы, сентябрь ае башында бәрәңге ала башлады. Икенче икмәктән кем нинди, уңыш алган, аны ничек сакларга? Газета укучыларыбыздан әлеге һәм башка сорауларга җаваплар эзләдек.
Виктория Газтдинова,
Әмәкәй:
- Бәрәңге башка еллардагыдан ваграк, чыгышы да әзрәк булды. Фитофтороз зыян китерде. Аерым сортларның сабагы иртә корыды, бәрәңгесе үсә алмады. Андыйларын, бакчага таралмасын, дип, шунда ук казып алып, малларга ашата бардык. Без гомергә берничә төрле сорт утыртабыз, орлыкны гел яңартып торабыз. Берәрсендә үзебезгә ошаган тәмле бәрәңге күрсәк, 1-2 чиләк алып, шуны үрчетәбез. Кызыл бәрәңге ел да уңа. Аны бетергән юк. Мин үзем бәлеш пешергәндә изелми торган бәрәңге кулланам. Андый сортыбыз да бар, череми дә, җәй буе шиңми дә.
Бәрәңгене үстерүгә килгәндә, соңгы елларда "Престиж" белән агулап утыртабыз. Безгә карап күршеләр дә шулай эшли башлады. Җәй буе корт килми. Шытып чыга башлауга бәрәңгене кәтмәнлибез. Икенче кат кәтмәнләгәндә үк төпләренә өеп, күмгәләп барабыз. Бакчабызда бер чүп тә юк. Әле бер күршебез "Бер-ике төп эт эчәгесе бирим әле, сездә дә үрчесен", дип көлә. Күмүен кул белән генә күмәбез, тарткыч сабан керткән юк алай. Бәрәңгене алгач, беренче салкыннарга кадәр яктылык төшми торган урында тотабыз. Шуннан соң гына, базларга салабыз.
Сәвия Галиева, Мөслим:
- Унбиш сутыйга якын бакчабыз. Быелгы хәлнең булганы юк иде: тавык күкәенең сарысы кадәр генә бәрәңгеләр. Утырткан орлык кадәр дә булмады күләме. Югыйсә җәй буе сабагы да каралмады, август ахырына таба гына корый башлады. Бер безнеке генә түгел, күршеләр дә уңыш ала алмады. Күрәсең, бәрәңге үсә торган вакытта дым җитмәгән. Аннары җәй башында яуган яңгырлар җирне бик нык катырды бит. Бәлки шул да үсәргә ирек бирмәгәндер. Иллә мәгәр бакчада чүп "котырып уңды".
Кышка бәрәңгене сатып алып ашыйсы булыр инде. Ә киләсе елга, таныш-белешләрдән алып, берничә төрле орлык утыртырга исәплибез. Берсе уңмаса, берсе уңар.
Радик Мансуров, Мөслим:
- Бәрәңгене быел 9-10 майда утырттык. 90 көн дигәндә сабагын чаптык (сабагын шунда ук бакчадан чыгарып бардык), ике атна тотканнан соң, бәрәңгене алдык та. Алдан чабу сабакта булган чирләрнең бүлбеләргә күчүеннән саклый, бәрәңгенең кабыгын ныгыта. Бу исә үз чиратында саклау вакытында бәрәңгене башка авыруларга бирешмәслек итә. Быел өч төрле орлык утырткан идек. Аларның барысы да сары эчле, тәмле бәрәңге. Кызыл дигәне черекле булды. Калган сортларның төбеннән 7-10 шар эре бәрәңге чыкты. Без бер төрле сортны 5 еллап утыртабыз да, яңартабыз.
Бәрәңгене тышкы базга салганчы ике атна тоттык. Ә базның төбенә (ул 2,5 метр тирәнлектә) көл сибеп, сетка капчыкларга салынган бәрәңгене рәт-рәт итеп тезәбез. Ашламадан бушаган капчыкта бәрәңге сулый алмый, дымлырак була һәм черергә мәслихәт. Тышкы базда алдан кибетләрдә сатылучы серный шашка яндырсаң, агулы төтен баздагы зарарлы микробларны, гөмбә чирләрен бетерә. Кумак-тычкан кебек кимерүчеләр дә бәрәңгегә тими. Орлыклык бәрәңгене гадәттә берничә көн кояшта яткырабыз (яңгыр яки чык кына юешләмәсен), яшелләнгән бүлбеләрнең авыруларга каршы торучанлыгы арта һәм яхшырак та саклана.
Бәрәңгене алганнан соң, бакчаны чистартып, бер өлешен казып, түтәл ясап куябыз. Сентябрь азагында, октябрьнең беренче ункөнлегендә киләсе ел өчен суган һәм сарымсак утыртып калдырабыз. Бакчаның калган өлешенә горчица сиптек. Ул - бакча өчен менә дигән сидераль ашлама.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: