Мөслим-информ

Әйләнә-тирә мохитне саклау мәсьәләләре буенча гражданнарны кабул итү була

7 июнь көнне 10.00 сәгатьтә Азнакай районы хакимияте бинасында (Ленин урамы, 22 йорт) әйләнә-тирә мохитне саклау мәсьәләләре буенча гражданнарны кабул итү була.

 Сезнең сорауларга Татарстан районара табигатьне саклау прокуроры Илсур Гыйльметдинов һәм Татарстан Республикасы экология һәм табигый ресурслар министры урынбасары, әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендә Татарстанның баш дәүләт инспекторы Фаяз Шакиров җавап бирәчәк. Кабул итүгә язылу өчен телефоннар: 8 855 92 5-13-48, 8 855 92 7-78-78.   

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: