Мөслим-информ

Җәйге челләдә эчәк инфекциясеннән ничек сакланырга?

Бакчада яшелчә, җиләк-җимеш өлгерә, яшел тәмләткечләр һәм дару үләннәре җитешә. Ләкин бу чорда кешегә эчәк инфекциясе бик тиз йогучан. Ул организмга бозылган азык-төлек, пычрак сулар аша эләгергә мөмкин.

Җәй – иммун системасын ныгыту өчен менә дигән вакыт. Чөнки бакчада витаминнарга бай яшелчә, җиләк-җимеш өлгерә, яшел тәмләткечләр һәм дару үләннәре дә җитешә. Ләкин бу чорда кешегә эчәк инфекциясе бик тиз йогучан. Ул организмга бозылган азык-төлек, пычрак сулар аша эләгергә мөмкин.

Энтеровирус инфекцияләр китереп чыгарган авыруларны үзлегеңнән дәвалау катгый тыела! Стационар режимда комплекслы дәвалану узмасаң, организмдагы зарарлы токсиннар чыгып бетми, киресенчә, күбәя генә. Үз вакытында медицина ярдәме күрсәтмәүнең ахыры тагын да аяныч булырга мөмкин. Яшьләр бу авыруга тизрәк бирешә.

Авыруга гомуми характеристика

Иң киң таралган кискен эчәк инфекциясе авыруларына дизентерия, сальмонеллез, холера, ротавирус, энтеровирус һ.б керә. Әлеге төркем авырулар зарарлану күләме буенча респиратор чирләрдән генә калыша. Аның белән күпчелек 1 яшьтән 6 яшькә кадәрге балалар авырый.

Авыруның сәбәпләре

Эчәк инфекциясе күп очракта гади генә гигиена кагыйдәләрен үтәмәү яки туклану продуктларына тиешенчә термик эшкәртү уздырмау аркасында барлыкка килә. Бу инфекцияне йоктырмас өчен берничә кагыйдәне истә тотарга кирәк:

– урамнан кергәч һәм бәдрәфтә булганнан соң кулны сабынлап юарга;

– өйне кимендә атнага ике тапкыр сулап җыештырырга;

– экзотик продуктларны һәм җитештерү урыны билгесез булган ризыкларны ашамаска;

– пляжда, урамда, шикле урыннарда ризык сатып алмаска;

– кайнаган су гына эчәргә;

– яшелчә-җиләк җимешне кран астында яхшылап юарга;

– тиз бозылучан ризыкларны дөрес сакларга;

– рөхсәт ителгән урыннарда гына су керергә, елга һәм күл суларын йотудан сакланырга;

– шәхси гигиена кагыйдәләрен төгәл үтәргә.

Авыру теләсә кайда – җәмәгать транспортында, кибеттә, балалар бакчасында һәм хезмәт урыннарында да – йогарга мөмкин. Авыру тудыручы микроорганизмнарны йоктыруда еш кына чебен-черки кебек бөҗәкләр дә сәбәпче. Иммунитет түбән булу сәбәпле, йөкле хатыннарда һәм кече яшьтәге балаларда авыру аеруча кискен формада үтә. Өлкән яшьтәгеләр дә риск төркеменә керә. Эчәк инфекциясе кешедән кешегә бик тиз күчә. Шул сәбәпле тулы бер гаилә һәм коллектив зыян күрергә мөмкин.

Авыру симптоматикасы

Организмга инфекция эләгү белән әлеге кеше авыруны йоктыручы булып санала. Ул әле берничә көн үзенең авыру йөртүче булуын сизмәскә дә мөмкин. Инкубацион чор берничә сәгатьтән берничә атнага кадәр дәвам итә. Инкубацион периодтан соң авыруның кискен фазасы башлана. Аның билгеләре:

– ашказаны-эчәк трактында патологик үзгәрешләр һәм авырту барлыкка килә: күңел болгана, костыра, эч китә (кайчакта канлы һәм лайлалы бүленте килә);

– баш әйләнә, тән температурасы күтәрелә, көзән җыера;

– аерым очракларда организмда бик тиз су кытлыгы барлыкка килә, тире зәңгәрсу төскә керә, көчле хәлсезлек күзәтелә. Эчәк инфекциясенең бер генә билгесе барлыкка килгәндә дә, кичекмәстән табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Лилия Мурзина, район үзәк хастаханәсе участок табибы.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз

Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: