Мөслим-информ

Язучының Казан чоры

2018 ел Татарстанда рус әдәбияты классигы Лев Николаевич Толстой елы буларак билгеләнә. Республика Президенты Рөстәм Миңнеханов бу хакта Дәүләт Советына мөрәҗәгатендә игълан итте. Казан язучы биографиясенә аерым урын алып тора. Рус әдәбиятын дөньяга танытачак яшь граф Толстой тормышында бу чор мөһим әһәмияткә ия.

2018 ел Татарстанда рус әдәбияты классигы Лев Николаевич Толстой елы буларак билгеләнә. Республика Президенты Рөстәм Миңнеханов бу хакта Дәүләт Советына мөрәҗәгатендә игълан итте. Казан язучы биографиясенә аерым урын алып тора. Рус әдәбиятын дөньяга танытачак яшь граф Толстой тормышында бу чор мөһим әһәмияткә ия.

Лев Толстой – Казанда: “гамьсез” студент турындагы дөреслек

Әти-әниләре вафатыннан соң, кечкенә Толстойларны туганнары – алпавыт Пелагея Ильинична Юшкова опекага ала. 1841 елда Лев Толстой үзенең бертуганнары белән Казанга килә һәм Поперечно-Казанская урамындагы Горталовлар йортында яши башлый. (Горталовлар йортның бер өлешендә үзләре яши, бер өлешен наемга бирәләр.

Лев Толстойның бабасының әтисе Казан шәһәре воеводасы була. Бабае Илья Андреевич Толстой (1757-1820) 1815-1820 елларда Казан шәһәре губернаторы була. Ул шунда ук, Кизический монастырьның зиратында җирләнгән.

1844 елда 16 яшьлек Лев Толстой Казан университетының көнчыгыш телләре разрядына укырга керә, әмма озак та үтми юридик факультетка күчә. 1845 елда Юшкова Казан читендә, Арча кырында (хәзер – Толстой урамы, 25) наемга йорт ала. Бертуган Николай, Дмитрий, Сергей һәм Лев биредә 1845-1846 елларда яшиләр. Йортка мемориаль такта урнаштырылган. Казанлылар телендә Толстой бакчасы дип йөртелгән бакчада 1949 елда Лев Толстойга бюст ачылган.

Арча кырының тыныч урамында яшәгән студентны тарихчылар бик күп еллар дәвамында ваемсыз дип тасвирламакчы булды. Яшь Толстой биредә беренче тормыш дәресләре ала, нәкъ шушы елларда анда дворяннар җәмгыяте тормышына нәфрәт белән карау хисе туа, шул җәмгыятьнең битлеген алып ташлау аның язучылык һәм җәмәгать эшчәнлегенеңе мәгънәсенә әверелә.

Казанда Лев Толстой шәһәрнең мәдәни тормышына актив кушыла. Ул Воскресенская (хәзер – Кремлевская) урамында урнашкан ике китап кибетенә даими йөри. Әлеге кибеттә рус һәм чит ил әдәбияты күпләп сатылган. Шул елларда Лев Толстой Италия теноры Джованни Рубини концертларында була, Стрелковның драма труппасы чыгышларын карый. Затлы нәсел кызлары институты директоры Е. Д. Загоскинаның салонына еш йөри, биредә җыр һәм музыка яратучылар җыела. Салон институт һәм университет залларында концертлар оештыра. Лев Толстой водевильләрдә һәм драма күренешләрендә катнаша.

Үз-үзен камилләштерү, сәләтен үстерү йөзеннән Лев Николаевич Казанда яшәгән елларда көндәлек алып бара башлый. “Көндәлек буенча мин үсешнең барышы турында фикерләячәкмен”, – дип яза ул. Соңрак: “...мин әле үземнән канәгать түгел. Үз-үзеңне камилләштерүдә алга барган саен кимчелекләреңне күбрәк күрәсең”, – дип өсти.

1847 елда Толстойларның иң өлкәне – Николай университетны тәмамлый. Юридик факультетның икенче курсын тәмамламаган Лев та Казаннан китә. Үсмерлек һәм яшьлек еллары Лев Толстойның бөтен тормышына йогынты ясый. Биредә үз тормышымны үзем сайларга тиешлегемне, үз тормышым өчен үзем җавап бирәчәгемне аңладым, дип яза ул көндәлегендә. Казан чоры язучының “После бала”, “Утро помещика” әсәрләрендә, “Детство”, “Отрочество”, “Юность” автобиографик трилогиясендә чагылыш тапкан.

Ренат Бикбулатов, крайны өйрәнүче.

Казан.

Язманы Гөлнара Хатбуллина әзерләде.         

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: