Мөслим-информ

Язгы кыр эшләренә старт бирелде

Язның бер көне ел туйдырыр вакыт килеп җитте. Салкын, яңгырлы көннәрдән соң, һава торышы кинәт кенә җылытып, калган карларны да эретеп бетерде. Басу-кырлар ачылып, уҗымнар кояшка таба калкындылар. Игенченең: "Уҗымнар ничек кышлады икән?"- дип дулкынлануына нокта куелды. Ниһаять, игенчеләрнең дулкынланып көткән минуты да килеп җитте. Басуларда беренче тракторлар, авыл хуҗалыгы...

Язның бер көне ел туйдырыр вакыт килеп җитте. Салкын, яңгырлы көннәрдән соң, һава торышы кинәт кенә җылытып, калган карларны да эретеп бетерде. Басу-кырлар ачылып, уҗымнар кояшка таба калкындылар. Игенченең: "Уҗымнар ничек кышлады икән?"- дип дулкынлануына нокта куелды.

Ниһаять, игенчеләрнең дулкынланып көткән минуты да килеп җитте. Басуларда беренче тракторлар, авыл хуҗалыгы техникасы гөрелтесе ишетелде. Быел районда уҗым культуралары 9400 гектарда игелә. Алар кышны әйбәт кышлап, ныгып чыкканнар. Бүген җирлегебездә 3 агрофирма, 4 эре, 30 дан артык вак крестьян-фермер хуҗалыклары язгы кыр эшләрен башлап җибәрделәр. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең игенчелек буенча консультанты Ренат Вәлиевның та "Язгы кыр эшләренә быел, һава торышы уңай булганга, башка елларга караганда бер атна, ун көнгә иртәрәк керештек. Бүген уҗым культураларын тукландыру, сөрүлек җирләрендә, күпьеллык үләннәрдә дым каплату эше башкарыла. Район буенча басуларда 40-50 агрегат эшли. Һава торышының игенче яклы булуы эшне оештырырга һәм тиз вакытта башкарырга ярдәм итә. Җирдә дым барда уҗымнарга ашлама кертү гаять нәтиҗәле алым. Шунлыктан аны озакка сузмыйча, 10 көн эчендә төгәлләү - безнең бурыч".

"Авзалов" крестьян-фермер хуҗалыгы карамагында 4000 гектар җир бар. Узган ел игенчеләр Салауз Мухан авылы җирлегенә караган 350 гектар җирне көздән сөреп, технология таләпләренә туры китереп эшкәртеп "Казанская-560" сортлы көзге бодай чәчеп калдырганнар. Быел бу басу ерактан ук күзләрне иркәләп, яшел хәтфә кебек җәелеп, үзенә тартып тора. Хуҗалык игенчеләре бу участокка аммиак селитрасы чәчү белән мәшгуль. "Туман -1" агрегатан иярләүче Юрий Николаев эшен яратып, җиренә җиткереп, иң мөһиме - кызу темплар белән башкара. Эшкә өзеклек китермичә КамАЗ машинасында Ринат Җәлилов ашлама ташып тора. Бер гектар мәйданга 1-1,5 ц ашлама кертелә. Шушындый ук эшне 200 гектарлы Метрәй басуында инде төгәлләп киләләр. Крестьян-фермер хуҗалыгы башлыгы, шәхси эшмәкәр Нияз Авзалов игенчеләрен эшнең беренче көннәреннән үк кайгырта. Басуда аларга ике тапкыр кайнар аш ашату оештырылган.

Чыннан да, урамда 15-20 градус җылылык торганда авыл кешесе басуга ашкына. Һава торышы мөмкинлек биргәндә, кыска вакытта язгы кыр эшләренең беренче этабын - дым каплату, тырмалау,ашламап кертүне тәмамларга кирәк. Чөнки алда аны чәчү кампаниясе көтә. Хәерле сәгатьтә, игенче! Уңышлы еллар булсын!

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: