Мөслим-информ

Яшьләргә күңелсез

Элек, кич җитсә, урам яшьләр тавышыннан яңгырап торыр иде. Капка төбендә сөйләшеп утыручылар да, төркем-төркем йөрүчеләр дә бар иде. Хәзер авыл кичләре тыныч. 

Яшьләрдән: “Мөслимдә нәрсә бар инде?! Күңелсез”, – дигән сүзләр еш ишетелә. Дискотекалар үтми, барыр урын юк, диләр. Үземнең йөргәнем юк, әмма “Мизгел” яшьләр үзәге белгечләре “дискотекалар оештырыла”, ди. Кинотеатр эшли, әмма анда йөрүче сирәк. “Авыл яшьләре нишли? Клублар эшлиме икән?” дигән сорау туды. Авылга кайткач клубка барып җитә алмадым. Шул яктан (клуб бездән ерак түгел) килүче балалар (башлангыч сыйныф укучылары булды микән) төркемен күрдем дә сорыйм:

– Кайдан кайтасыз, егетләр?

– Клубтан.

– Кеше күпме соң?

– Әйе. Унлап кеше калды.

Ун кеше күпмени инде ул?! 5-10 минуттан тагын бер төркем күренде. 16-18 яшьлек авыл яшьләре. Клубтан кайталар. Кызлар сүзгә бик катышмаса да, арада бердәнбер егет Илшат кыенсынып тормады, бөтен сорауларыма җавап бирде. Сораша торгач, клубның 23.00 сәгатькә кадәр эшләвен, дүшәмбедән кала яшьләрнең көн саен клубка җыелуын белдем. “Кәеф булганда биибез, кәеф булмаса, сөйләшеп утырабыз”, – ди Илшат. “Күңелсез түгелме?” – дим. “Ю-ук, шәһәр яшьләре дә, авылда күңелле дип, кайтырга ашкына”, – ди Илшат. “Клубта гына буласызмы? Башкача да күңел ачасызмы?” – дим, төпченүемне дәвам итеп. “Табигатькә чыгып, шашлык кыздырган да бар. Учак ягып, гитара чиртеп, сөйләшеп утырган чаклар да була”, – ди авылдашым. Үз күңелләрен үзләре күрә белгәч, әйбәт инде.

Без дә авылда үстек. Күңелле иде! Әти-әни кушкан эшләрне тизрәк төгәлләп, төнге маҗараларыбызны искә алып, үзебезнең “юләрлектән” көнозын борын астыннан гына көлеп, шуларны дуслар белән уртаклашырга кич җиткәнен түземсезлек белән көтеп алабыз! Үз күңелебезне үзебез күрә белгәнбез.

Дискотекалар, төрле чаралар авылда еш уза иде. Клуб директорының: “Кызлар, концерт куярга иде. Ярдәм итә алмассызмы?” дигән сүзе җитә, сөенә-сөенә булыша идек. Концерттан соң берәрсе: “Шәп булды!” дисә, күңел тагын да үсә! Төнлә бакча басып (кыяр-алма үзебездә дә бар, югыйсә), кемнең алмасы тәмлерәк булуын ачыклау, урам башына җеп сузу дисеңме! Өске киемнәрне алыштырып, озатырга чыккан егетләрне төп башына утырткан да булды. Шаярырга яратсак та, бер-беребезне рәнҗетмәдек. Күңелле яшәгәнбез! Очрашканда искә алып сөйләрлек күңелле мизгелләр, матур вакыйгалар күп, Аллага шөкер!

Бүгенге заман яшьләренә дә, кемнәндер нәрсәдер көтеп ятмыйча, үз күңелләрен үзләренә күрергә өйрәнергә кирәктер, бәлки. Очрашканда, телефонны читкә куеп, күбрәк аралашырга, үзеңне башкалардан өстен куймаска, гадирәк булырга кирәктер. “Заман башка, приоритетлар үзгәрде”, дисәләр дә, ихтыяҗлар шул ук. Тормышка мөнәсәбәт кенә башка.

Хасилә Фатыйхова.

 

Акыллы кеше күңел ачу чаралары артыннан түгел, ә үзенә күңелсезлекләр китерми торган әйберләрне булдыру артыннан чаба.                                                                           Аристотель

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: