Мөслим-информ

Яшьләр тарихны беләме? Дәрестән соң уйланулар

Г. Тукай исемендәге Мөслим урта мәктәбенең тарих укытучысы Йолдыз Әсадуллина үзенең дәресенә чакыргач, һәм ул дәреснең темасы Октябрь революциясенә багышланачагын да белгәч, чакыруны теләп кабул иттем.

Сер түгел, соңгы чорда Октябрь революциясенә, гомумән, ил тарихына караш капма-каршылыклы. Бер төркем сәясәтчеләр һәм тарихчылар бу күренешне уңай, икенче төркем тискәре бәяли яки революциянең кирәклеген бөтенләй инкарь итә. Моннан тыш, 70 ел дәвамында коммунистик рухта тәрбияләнгән өлкән буын, хәзерге яшьләрне ватанпәрвәрлек хисе җитмәүдә, туган як, ил тарихын аз белүдә гаепли. Элеккеге тарих укытучысы буларак, үземнең дә хәзерге яшь буынның бу фәнгә карата кызыксынуын һәм хәзерге мәктәптә бу фән ничек укытылуын күрәсем, ишетәсем килә иде.

Менә шундый уй-фикерләр белән килдем мин мәктәпкә һәм һич кенә дә үкенмәдем. Район тарихчыларының методик берләшмәсе кысаларында узган дәрестә мәгариф бүлеге белгечләре, ветеран-укытучылар һәм күрше Башкортостаннан да вәкилләр бар иде. Сүз уңаеннан әйтеп үтәргә кирәк, Иҗтимагый совет каршында да Тарихчылар клубы эшли, аның төп максаты - район тарихы буенча материаллар туплау, аны эшкәртү, яшь буынны ватанпәрвәрлек рухында тәрбияләү өчен база булдыру.

Йолдыз Рәисовна дәреснең беренче минутларыннан ук укучыларны, шул исәптән без - өлкәннәрне дә, Октябрь вакыйгаларына бөтереп алып кереп китте, вакыт йөз елга артка чигенде кебек. Укытучының һәр сүзе, һәр хәрәкәте зур бер оркестрның дирижерын хәтерләтә: һәр укучының үз урыны, үз роле билгеле, һәркем дәрестә актив катнаша, бәхәсләшә, тарихи фактларга таянып, үз фикерен дәлилли. Тарих фәнен белү, алай гына да түгел - үз итү, балаларның һәр җөмләсендә чагылыш таба. Укучылар революцион вакыйгаларның эчендә кайнадылар, өр-яңадан һәр эпизодны күңелләреннән үткәреп, тарихи бәя бирделәр. Укытучының күңелгә ятышлы сөйләме, интерактив такта һәм башка чараларны оста куллануы теманы ачарга, революцион көрәш барган һәр урамны, мәйданны, Кышкы сарайны, Рәсәйнең ерак төбәкләрен күзалларга, революциядә катнашучыларның уй-фикерләрен, кичерешләрен үзләре аша үткәрергә ярдәм итте.

Класста актив эш барышында революциянең сәбәпләре, максаты, хәрәкәткә китерүче көчләре ачыкланды, төп вакыйгалар барышы күрсәтелде һәм дәрес ахырында революциянең тискәре һәм уңай нәтиҗәләрен билгеләделәр: күп кан коюга китергән гражданнар сугышы, мәҗбүри колхозлаштыру, репрессия корбаннары революциянең тискәре күренешләре дип бәяләнсә, Советларның беренче законнары: солых, җир, завод-фабрикаларны эшчеләр кулына тапшыру турындагы декретлар ярлы халыкның гомерлек хыялын тормышка ашыру буларак кабул ителә.

Укучылар берничә группада аерым фикерләшеп, нәтиҗәләр чыгардылар. Рәсәйдә халыкның яшәеше бик түбән булу, сугыш, ачлык, хәерчелек кешеләрнең түземлеге төкәнүгә китерде, шуның аркасында алар революцион хәрәкәткә теләп, фанатларча бирелеп актив кушылдылар. Октябрь революциясе, каршылыклары булуга да карамастан, егерменче гасырда җир шарын тетрәткән, яшәешне тамырдан үзгәрткән вакыйга. Төп нәтиҗә - чабаталы, читәнле, күпчелек халкы надан булган Рәсәй революцион юл белән прогрессив үсешкә аяк басты.

Фикеремне йомгаклап, шуны әйтәсе килә: без катнашкан дәреснең һәр этабы педагогның методик осталыгын, балалар белән уртак тел таба алуын раслый. Район мәктәпләрендә мондый әзерлекле укытучылар эшләгәндә һәм актив укучылар тәрбияләнгәндә, без, ветераннар, тыныч була алабыз: тарихыбыз беркайчан да онытылмас, ватанпәрвәрлек тәрбиясе актив дәвам итәр.

Моряк Йосыпов,

Иҗтимагый совет рәисе, Татарстанның атказанган укытучысы.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: