Мөслим-информ

Яшь чаклар – кесә тулы бочаклар

1964 еллар. Туган авылым Катмышта әни һәм апабыз белән тормыш итәбез. Әтиебез озак яши алмады. Сугыштан алган яралары аны 60 яшендә арабыздан алып китте. Бердәнбер ир-ат буларак, әни белән апа миңа карап тора. Аннары бөтен өмет – колхозда. Анда нинди эш башкарасың, хезмәтең өчен күпме аласың, малың бармы – күп нәрсә шуларга бәйле.

Тырышып-тырмашып сыер тотабыз, ике сарык та бар. Бертуган Әнвәр абыем авылда бригадир булып эшли. Мин әллә нинди өметләр белән аңа сыенам. Абый кайда куйса, шунда йөгерәм. Абыең бригадир булгач, мәзәк икән ул: кеше эшкә чыкмаса да мин гаепле, бөтен кеше алдында тота да мине сүгә, куып та кайтара, тагын килеп ала. Шулай бер көнне абый миңа: 
– Конюх булырсың. Әхтәм абыеңның берүзенә генә авыр, фермада атлар күп. Эш атларын төнлә болында көтәргә кирәк. Үзеңә аерым ат бирербез, – диде. 
Икенче көнне конюшняга киттем. Әхтәм абый мине көткән икән. 
– Менә, энем, сиңа бер яшь ат, атлан да бергәләп атларны болынга төшерербез. 
– Минем атта йөргән юк бит. 
– Көтү көтәсең, конюх дигән мактаулы исем йөртәсең килсә, өйрәнерсең. 
Ике арада әнә шундый кыска гына сөйләшү булды. Әхтәм абый атны тотып торды, бер биек әйбергә басып, атка сикердем. Ат, куркып, читкә тайпылды, мин шапылдап җиргә барып төштем. Авырткан җирләремне онытырга тырышып, кабат менеп утырдым. Ат көтүен алып чыгып киттек болынга. Элек бит мал күп иде. Авыл көтүе, колхозның үгезләре, таналары, савым сыерлары аерым йөрде. Шунда ук Мәлләтамакның сарык һәм сыерларын да көттеләр. Әхтәм абый иң элек “инструктаж” бирде: малларны кайда көтәргә ярый, кайда ярамый икәнен өйрәтте, атта йөрү күнекмәләре турында да онытмады. 
– Бер “сутка” мин көтәм, бер “сутка” – син. Төнлә дә саклыйсы була. Чәчүдә, фермада эшләүче атларны әйбәтләп ашатырга кирәк. Төнлә яхшы гына көтсәң, көндез йокларсың. Төнлә йоклап китә күрмә. Атлар басу таптаса, түләргә башың да җитмәс, – дип кисәтте. 
Йокылы-уяулы көтәм шулай атларны. Яшь чагында йокының никадәр татлы булуын аңлатып торасы юктыр. Әз генә черем итәргә уйлап, күзне йомам – атлар юкка чыккан була. Икмәккә зыян китергәнче дип, тизрәк эзләп табам үзләрен... 
Көннәрдән бер көнне Мөслимгә кунакка кайткан бер кыз белән таныштым бит. Бер көнне туган апалары, йортларын аңа калдырып, ашыгыч кына каядыр китте. Кыз, төнлә куркам, иптәшкә килерсең дип, мине аулак өйгә чакырды. Гөнаһ шомлыгына, ул төндә минем көтү чираты иде. Ике ут арасында калдым: атларны алып чыкмасам, абыйдан шөлләтә. Шулай да атларым белән киттем болынга. Кызны күрәсе килү теләге дә тынгы бирми. Төнге 10нарда, бик матур гына ашап йөргән бахбайларымны калдырып, Мөслимгә сыпырдым. Төн уртасында гына кайтып киттем аулак өйдән. Көмеш тоякларым, мине аңлагандай, шул тирәдә генә йөргәннәр. Шатландым инде, сөенечтән әзрәк черем итеп алыйм әле, дип яткан идем, “сүнгәнмен”... 
Арканы кояш кыздырганга уянып китсәм, малларымнан җилләр искән. Атланып йөргән атым да юкка чыккан. Абый алдында ничек җавап бирермен инде дип, арлы-бирле йөри торгач, хәлне Әхтәм абыйга әйтергә дигән фикергә килеп, авылга йөгердем. Ул шунда ук атларны эзли китте. Мин туры конюшняга бардым. Анда ферма эшчеләре, чәчүчеләр, эш башлар өчен ат көтеп утыралар. Мине сүгәләр, ә мин сарай эчендә качып ятам. Ә бригадир абыем, мине эзләп, өйгә өч тапкыр килгән, “Бөтен зыянны түләттерәм мин аңа” дип, ачуланып чыгып киткән. Атларым, басуга кереп, игеннәргә шактый зыян китергән икән. Билгеле, килгән зыянны миннән тотып калдылар. Әнинең 12 сум пенсиясенә яшәдек. Бик теләсәм дә, кунак кызы белән кабат очраша алмадык. 
Фәнис КОРБАНГАЛИЕВ. 
Катмыш.

Фото-Pixabay.com

Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: