Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Янгын куркынычсызлыгы

Районның янгын хезмәтеннән алынган мәгълүматлардан күренгәнчә, 2нче май көнне кичке 8ләр тирәсендә Мөслимнең Хафизов урамында шәхси ихатадагы мунчага ут каба. Мичне эксплуатацияләү кагыйдәләрен бозу аркасында килеп чыккан ут, мунчаны көлгә очырып, сарайны да ялгын телләре белән ялмап ала. Аның да яртысы янып бетә. Чираттагы янгын 3 нче май көнне кичке...

Районның янгын хезмәтеннән алынган мәгълүматлардан күренгәнчә, 2нче май көнне кичке 8ләр тирәсендә Мөслимнең Хафизов урамында шәхси ихатадагы мунчага ут каба. Мичне эксплуатацияләү кагыйдәләрен бозу аркасында килеп чыккан ут, мунчаны көлгә очырып, сарайны да ялгын телләре белән ялмап ала. Аның да яртысы янып бетә. Чираттагы янгын 3 нче май көнне кичке 5ләр тирәсендә Метрәй авылында теркәлгән. Электр чыбыгындагы кыска ялганыш аркасында шәхси ихатадагы сарайга ут каба. Вакытында килеп җиткән янгын хезмәткәрләре янгынны тиз арада сүндереп, ихатадагы башка корылмаларны саклап кала ала. Көннәр җылы, коры торганда саклык кагыйдәләрен онытмыйча, уяу булырга өнди районның янгын хезмәте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев