Ял көннәрендә кар һәм яңгыр явачак
Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирәне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, иртәгә - 5 ноябрьдә, аязучан болытлы һава булыр дип көтелә.
Урыны белән кар, юеш кар һәм яңгыр явачак. Җил көньяк-көнбатыштан. Төнлә һава температурасы минус 1-6 градус, көндез - минус 1 градустан +4 градустка кадәр. Юлларда урыны белән бозлавык.
6 ноябрьдә дә һава торышында үзгәрешләр булмас кебек. Урыны белән кар, юеш кар һәм яңгыр явачак. Җил көньяк-көнбатыштан. Төнлә һава температурасы 0 градустан минус 5 градуска кадәр, көндез - минус 1 градустан +4 градуска кадәр булыр, дип көтелә. Юлларда урыны белән бозлавык.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев